Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Янгын фаҗигасе

Яңа ел каникуллары вакытында торак йортта янгын чыгып бер кеше һәлак булды. 4 гыйнвар көнне Иске Татар Адәмсуы авылына бәла килә. Иртә таңнан әлеге торак пунктта яшәүче Минҗиһан Хәлиуллина өендә янгын чыга. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә янгын телләре өйне тулысынча камап алган була. Янгын агач өйне һәм йорттагы барлык мөлкәтне...

Яңа ел каникуллары вакытында торак йортта янгын чыгып бер кеше һәлак булды.


4 гыйнвар көнне Иске Татар Адәмсуы авылына бәла килә. Иртә таңнан әлеге торак пунктта яшәүче Минҗиһан Хәлиуллина өендә янгын чыга. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә янгын телләре өйне тулысынча камап алган була. Янгын агач өйне һәм йорттагы барлык мөлкәтне юк итә. Әмма шунысы куркыныч-янгынны сүндергәннән соң, тактадан ясалган өй верандасында сиксән яшьлек карчыкның мәете табыла.
ТР буенча Россия МЧС ГУНД ның Аксубай муниципаль район буенча ОНД начальнигы эчке хезмәт капитаны Рөстәм Гафиятов сүзләренә караганда, газ плитәсеннән файдаланганда саксыз эш итү янгын чыгуга сәбәп булган.
Күршеләре әйтүенчә, өй хуҗасы аны конфоркаларын ачып куеп, кер киптерү өчен файдаланган. Бу юлы да шулай булгандыр, мөгаен.
Бәлки, ул исән дә калган булыр иде, әмма ул ялгызы гына яшәгән, авырлык белән генә хәрәкәт иткән, төтенгә тончыгып, өеннән чыгып өлгерә алмаган, күрәмсең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев