Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яңа елга бүләк

Яңа ел алдыннан районда сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итү федераль программасы кысаларында тагын ике типовой йорт файдалануга тапшырылды. Әйтергә кирәк, үткән елның төзелеш, торак төзү, сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган соңгы утырышларының берсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Аксубай районы торак төзү буенча еллык планны тулы күләмдә...

Яңа ел алдыннан районда сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итү федераль программасы кысаларында тагын ике типовой йорт файдалануга тапшырылды.


Әйтергә кирәк, үткән елның төзелеш, торак төзү, сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган соңгы утырышларының берсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Аксубай районы торак төзү буенча еллык планны тулы күләмдә үтәде, дип билгеләп үтте.
Яңа ел алдыннан әлеге шатлыклы һәм тантаналы вакыйганы Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол калган тормыш иптәшләре-Аксубайдан 84 яшьлек Анна Павловна Быстрова һәм Иске Ибрайдан 85 яшьлек Нурия Исмәгыйль кызы Хәмитшина белән бергә аларның туганнары, якыннары да уртаклашты.
Якынча өч ай эчендә Ураков тыкрыгында калкып чыккан йортка керү юлындагы традицион ал тасманы кискәннән соң башкарма комитет җитәкчесе Николай Становов, программа гамәлгә кергәннән алып 300 дән артык Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм аларга тиңләшкән затлар һәм сугышта катнашучыларның тол калган тормыш иптәшләре торак белән тәэмин ителгән, дип билгеләп үтте. 2012 елда гына да әлеге категория гражданнар өчен биш йорт һәм өч фатир тапшырылды.
Икенче объект Иске Ибрай авылы үзәгендә урнашкан. Ул да шулай ук кыска вакыт эчендә пәйда булды. Әмма район башлыгы Юныс Хәмидуллин билгеләп үткәнчә, төзүчеләр бүген заманча материаллардан файдаланалар, эшне сыйфатлы һәм вакытында үтиләр. Тагын шуны билгеләп үтәргә кирәк, ике йортта подрядчы Илдус Исхаков җитәкчелегендә торгызылды, төзелеш барышын район архитекторы Илдар Ислямов күзәтте.
Йорт хуҗабикәсе -аралашучан, шаян Нурия апа ветераннарга карата кайгырту һәм игътибар күрсәткәннәре, яңа ел алдыннан шундый зур бүләк ясаганнары-җылы, уңайлы йорт ачкычы тапшырганнары өчен хөкүмәт һәм район җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.
Яңа йортка күчүчеләр кунаклар исеменнән истәлекле бүләкләр алдылар. Ә кунаклар торакның ни дәрәҗәдә җылы һәм уңайлы буласын белер өчен бөтен почмакны җентекләп тикшерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев