Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ветараннар патриотлык турында

Яшел Үзәндә ТР төбәк ижтимагый ветераннар оешмасы Республика Советы Президиумының күчмә утырышы булды. Әлеге форумда Аксубай районын ветераннар советы рәисе урынбасары Евгений Копанев тәкъдим итте. Утырышта төп мәсьәләләр белән бергә ветераннарны яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирүгә җәлеп итү буенча максатка юнәлешле эш алып бару турында җентекле сөйләшү булды. Өлкән буын кешеләренең...

Яшел Үзәндә ТР төбәк ижтимагый ветераннар оешмасы Республика Советы Президиумының күчмә утырышы булды.



Әлеге форумда Аксубай районын ветераннар советы рәисе урынбасары Евгений Копанев тәкъдим итте.


Утырышта төп мәсьәләләр белән бергә ветераннарны яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирүгә җәлеп итү буенча максатка юнәлешле эш алып бару турында җентекле сөйләшү булды. Өлкән буын кешеләренең батырлык дәресләрендә, хәтер көннәрендә, мәктәпләрдә укучылар белән «түгәрәк өстәлләр артында» сөйләшүләрдә катнашулары туган төбәк тарихы, аның күренекле кешеләре турында бик күп яңалыклар ачар, укучыларны тәрбияләүдә уңай роль уйнар иде. Евгений Копанев очрашуда катнашучыларны белем бирү, мәдәният органнары белән үзара хезмәттәшлеккә бәйле эш тәҗрибәсе белән таныштырды. Аның чыгышы президиум әгъзаларында зур кызыксыну уятты.


-Киңәшмәдә безнең ветераннар оешмасы өчен дә кызыклы һәм файдалы нәрсәләр күп иде, - дип сөйли Евгений Петрович. - Кайбер шәһәр һәм районнарның ветераннар советы җитәкчеләре яшьләргә патриотик тәрбия бирүнең яңа алымнары турында сөйләделәр, сугыш еллары вакыйгалары шаһитлары истәлекләрен бәян иттеләр. Безнең район ветераннары советы Республика ветераннар Советы Президиумы киңәшләрен һәм башка районнардагы коллегалары тәжрибәсен үзләре өчен киләчәккә корал итеп алдылар. Бөек Ватан сугышы кагылган кешеләрнең хәтерләрен мәңгеләштерүгә бәйле проектларны эшләү безнең районда да башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев