Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Уңышка өмет зур

Дүшәмбе көнне безнең районга эш визиты белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Министр Кама аръягы зонасына кергән берничә район басулары өстеннән карап үтеп, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән урында очрашты. Безнең район кырларын карап чыккач, Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән очрашып...

Дүшәмбе көнне безнең районга эш визиты белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде.


Министр Кама аръягы зонасына кергән берничә район басулары өстеннән карап үтеп, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән урында очрашты.
Безнең район кырларын карап чыккач, Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән очрашып сөйләшү өчен "Аксубай Продкорапорациясе" ААҖ кырында тукталды.
Марат Готыф улы сүзләренчә, Аксубай районында бөртекле-кузаклы культураларны җыю эше яхшы темплар белән бара. Уңышлылык та республикада иң яхшылардан, министр ташландык җирләрне эшкәртү буенча да аксубайлыларны яхшы яктан билгеләп үтте.
Ул шулай ук республика игенчеләренең бу атнада 1 миллион тонна иген җыеп алачакларын да хәбәр итте.
Марат Әхмәтов Аксубай җирендә терлекчелек тармагында җитештерүчәнлекнең артуын да бәяләп китте.
-Соңгы елларда авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлегендә алга китеш зур булуга карамастан, районда потенциал тагы да бар әле. Үзегезнең җирдә эшли белүегезне алга таба исбатлавыгызга да ышанычым зур минем,- диде Марат Готыф улы үз чыгышында.
Район башлыгы Камил Гилманов, инвесторлар, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм МСХиП җитәкчесе белән 2012 ел уңышын чагылдырган стендны караганнан соң, шикәр чөгендере һәм кукуруз дан яхшы уңыш алырга мөмкин булуын белдерде.
Марат Әхмәтов шулай ук ягулык-майлау материаллары чыгымнарын өлешчә субсидияләү һәм сөт җитештерүгә дәүләт ярдәме күрсәтү турында да сөйләп үтте, районда авыл хуҗалыгы үсешенә икътисадый анализ ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев