Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ут белән сак булыгыз

Язгы-җәйге чорда янгын чыгу куркынычы аеруча зур, шуңа да, кипкән үләннәрне, чүп-чарны, кырлардагы камыл калдыкларын яндырганда үтә дә сак булырга кирәк. Районның күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге авыл хуҗалыгы предприятиеләре, оешмалары һәм район гражданнарын кисәтә: төзелешләр, урман массивлары, мәдәни-мирас объектлары һәм урман посадкалары янында ут ягу тыела. Ә инде чүп-чарны яндыру ихтыяҗы...

Язгы-җәйге чорда янгын чыгу куркынычы аеруча зур, шуңа да, кипкән үләннәрне, чүп-чарны, кырлардагы камыл калдыкларын яндырганда үтә дә сак булырга кирәк.
Районның күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге авыл хуҗалыгы предприятиеләре, оешмалары һәм район гражданнарын кисәтә: төзелешләр, урман массивлары, мәдәни-мирас объектлары һәм урман посадкалары янында ут ягу тыела. Ә инде чүп-чарны яндыру ихтыяҗы килеп туганда, җилнең кайсы якка исүен исәпкә алырга, янгын сүндерүнең беренчел чаралары белән тәэмин итәргә, учакның янып бетүен күзәтеп торырга кирәк. Кырларда, торак йортлар территориясендә чүп-чарны яндыру контрольдә тотылмаган, атап үткән таләпләр үтәлмәгән очракта, РФнең гамәлдәге законы нигезендә, моның өчен җаваплы затлар административ җинаять җаваплылыгына тартыла алалар. Республика һәм район территориясендә чүп-чар яндыруны тулысынча тыю турындагы язма безнең газетада басылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев