Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Уллары – йөрәк сагышы

Гомерлеккә унтугыз-егерме яшьлек булып калган егетләрнең өйләрендә февраль аенда aларның хәрби дусларын көтеп алалар. Әфган, Чечен һәм башка локаль сугышларда катнашкан ветераннар советы бу күркәм гадәтне озак еллардан бирле үтәп килә. Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне алдыннан хәрби-интернационалчылар һәлак булган дусларының әти-әниләре янында булалар, аларга бүләкләр тапшыралар, ә язын аларның...

Гомерлеккә унтугыз-егерме яшьлек булып калган егетләрнең өйләрендә февраль аенда aларның хәрби дусларын көтеп алалар.
Әфган, Чечен һәм башка локаль сугышларда катнашкан ветераннар советы бу күркәм гадәтне озак еллардан бирле үтәп килә. Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне алдыннан хәрби-интернационалчылар һәлак булган дусларының әти-әниләре янында булалар, аларга бүләкләр тапшыралар, ә язын аларның каберләренә баралар. Шул рәвешле алар хәрби дусларын искә алалар. Делегация составында-районның хәрби комиссары Рәшит Фәсхетдинов, хәрби-интернационалчы Евгений Анищенко бар иде. Делегациянең максаты-ата-аналарны борчыган проблемалар турында сораштырып, аларны хәрби интернационалчыларның республика каршындагы координацион Советына җиткерү, хәл итүдә булышу.


Володя спортчы иде


Чуаш Енорускиносында Маркиннар өендә безне һәлак булган солдатның әти-әнисе, туганнары каршы алды. Балта остасы һәм авыл укытучысының күпбалалы гаиләсенә кайгылы хәбәр 1988 елның июлендә килә. Хәсрәт кичергән ата-ана һәм ир туганнары Володяның үлеме белән бүген дә ризалаша алмыйлар, чөнки бөтен нәрсә башкача булырга тиеш иде.


-Мәктәпне тәмамлаганнан соң Вова танк училищесына укырга керде, тик укымады, башта армиягә барып кайтырга булды,-дип искә алалар Юрий һәм Петр Маркиннар. -Ул спортны, аеруча хоккей уенын яратты, чиста, пөхтә киенеп йөрде.


-Ул йорт тирәсендә дә ярдәмчебез булды, балта эшен дә белә иде,- дип сөйли гаилә башлыгы Агафон Петрович. -Мәктәптә дә яхшы укыды,-дип искә ала әнисе Ольга Романовна күз яшьләрен сөртеп. -Аны армиягә бөтен авыл белән озаттык, хатлары еш килеп торды.


Маркиннар шуны да искә алдылар, озату кичәсендә сыра кисмәген ачканда яртысы түгелеп беткән. Ә бу исә начар гадәт булып санала икән. Әмма ата-ана начар уйларны башларына кертмәскә тырышалар, хәтта ярты елдан соң улларын Әфганстанга җибәргәч тә. Кече сержант Владимир Маркин БМК командиры урынбасары булып хезмәт итә. Аның хәрби машинасы минага эләгеп шартлый. Володя каты яралана, аның сул аягын кисәләр. Ә инде 1988 елның июлендә Аксубай районына кайгылы хәбәр килеп ирешә. Володяның армиядә ясаган альбомының беренче битендә - Әфганстаннан Чуаш Енорускиносы авылына кадәр булган кайту юлы. Аны ул үзе ясый башлаган, ә калган битләрне энеләре тутырган. Рәсемдә Владимир җитди, уйчан. Май аенда, чираттагы хәрби операцияләрдән соң аны "Хәрби хезмәте өчен" медале белән бүләклиләр. Хәзер Маркиннарның 12 оныклары бар, аларның икесе Владимир исемле.


Үрнәк улыбыз иде
Иске Ибрайда Сәйфуллиннар гаиләсендә безне иң якын туганнары кебек каршы алдылар.


Бу гаиләгә кайгы 1985 елның ноябрендә килә - Әфганстанда аларның унтугыз яшьлек уллары Фәрхать һәлак була. Ул өлкән шофер- техник рота операторы булып эшләгән, Баһрам аэропортын ракеталар утка тота. Фәрхатьнең башы яралана.


Кайгы киләсен беркем көтми. Фәрхать тәртипле ул һәм солдат була, часть командованиесеннән ата-ана рәхмәт хатлары гына ала, аны "армиянең алтын фонды" дип атыйлар. Сәйфуллиннар гаиләсенә килгән кайгы хәбәрендә әнә шундый сүзләр бар: "Фәрхать Сәйфуллин авиаполкларның хәрби операцияләрен тәэмин итү боерыкларын төгәл үтәде, геройга хас буларак, җавапчыл, тәртипле иде...".
Фәрхатне һәлак булганнан соң "Хәрби казанышлары өчен" медале белән бүләклиләр.


Берсе кайтты, икенчесе һәлак булды


Иске Ибрайдан Ганиевлар улларын Чечен сугышында югалталар. Әмма делегация бу гаиләгә кагылмый кала алмады. Ганиевларга ике тарафтан хатлар килеп тора. Ни өченме? Өлкән уллары Фәрит Әфганстанда, ә кече уллары Алмаз Чечняда һәлак була. Ата-ана әле һаман да аптырашта: беренче улы Ватан алдындагы бурычын сугыш эчендә үтәгәч, ни өчен икенчесен дә кайнар ноктага җибәргәннәр соң?

Ганиевларның улы Алмаз 1996 елда Грозныйда, Минутка мәйданындагы сугышларның берсендә гомере белән хушлаша. Әти-әнисенең кайгы-хәсрәтен әйтеп тә, аңлатып та бетерә алмаслык, чөнки һәлак булганнан алып җирләнгәнчегә кадәр ике ай ярым вакыт үтә - Аламазның аларның уллары булуын экспертлар гына раслый ала. Алмаз Ганиев һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.
Бүген өлкән Ганиевлар өлкән улларының сәламәтлеге өчен кайгыралар (озакламый ул хәрби комиссариат аша сугышчы-интернационалчылар өчен ачылган тернәкләндерү үзәгендә дәвалау курсы үтәчәк) һәм тормыш шартларының яхшыруына өметләнәләр.


Иптәшләрен коткарып һәлак булган
Яңа Ибрайдан Насретдиновлар гаиләсе уллары Әхтәмне 1988 елның җәендә югалталар


Әхәт ягулык-майлау материаллары ташыган һәм 60 тан артык хәрби рейс ясаган. 1988 елның 16 июнендә, Кабул-Баһрам маршрутын үткәндә, колоннага дошманнар каршы төшәләр. Әхәт, дошманнар атып торуга карамастан, машинаны алып чыга, иптәшләренең гомерен саклый. Ул каты җәрәхәт алганнан соң һәлак була һәм аннан соң Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Әхәтнең әнисе Мәдинә Нургали кызы әйтүенчә, Ватан азатлыгы өчен гомерләрен биргән уллары өчен алар дәүләттән фатир да, компенсация дә алмаганнар.


-Хезмәт итеп кайткач дәүләт миңа теләсә нинди шәһәрдә фатир бирәчәк, дип яза иде улым,-дип зарлана ул. -Димәк, алар мине алдаганнар.
Фатир булмагач, быел алар менә дигән мәһабәт өй салганнар. Район хәрби комиссары аңлатканча, һәлак булган солдатларның әти-әниләренә тулы соцпакет тиеш, ә менә торак проблемасы әле дә хәл ителмәгән.
Ә менә күптән түгел генә алар тагын бер проблемага юлыгалар - паспорттагы бер хәреф хатасы булу сәбәпле, алар путевкадан файдалана алмыйлар .

Яшәү һәм үлем арасында - өч көн
-Менә, кызым, бу Мансур абыеңның дуслары, -дип каршы алды безне Яңа Ибрайдан һәлак булган солдат Мансур Гиззатуллинның әнисе Гамирә апа, -Сентябрь аенда Мансурга унсигез яшь тулды, октябрь аенда аны армиягә алдылар, декабрьдә Әфганстанга җибәрәләр.


Мансурның әнисе исенә төшерә: бала чакта Мансур сугышлы уйнарга ярата иде, кайчан да булса чын сугыш аның киләчәккә планнарын да, гомерен дә алачагын белмәгән иде, балакаем. Мансур армиягә киткәннән соң дүрт ай үткәч -1981 елның 20 февралендә һәлак була. Беренче хаты Баһрамнан 17 февральдә килә. Хатында ул әти-әнисен сагынуы һәм яратуы турында яза, энесенә рус телен өйрәнергә киңәш итә, тиздән үзен Кабулга күчерәчәкләре турында хәбәр итә.


... Тик алты көннән соң, Ватанны саклаучылар көнендә, бөтен авыл халкы Мансурны соңгы юлга озата. Ул Әфган сугышын бергә үткән авылдашы Хәйдәр кулында җан бирә. Рядовой радиотелефонист Мансур Гиззатуллинны үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләклиләр.


Сугышчы-интернационалчылар ветераннары советы рәисе Гамирә Минзакир кызына, Мансур хезмәт иткән һәм һәлак булганнар исемлегенә кергән 781 нче аерым күзәтүчеләр батальоны турында альбом бүләк итте. Әлеге альбомны районга якташ-сугышчыларыбызның берсе биргән иде. Альбомны кулына алуга Гамирә апа солдатлар арасыннан үзенең баласын эзләргә кереште...


Ут зонасында

Яңаибрайлы Илһам Сөләйманов һәлак булганнан соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. Армиягә киткәч дүрт айдан соң Илһам Әфганстанга эләгә. Ул шофер булып хезмәт итә. Хәрби сугыш кирәк-яраклары кайтару колоннасы составында 12 хәрби рейс ясый, автоколонна берничә тапкыр утка тотыла. 1987 елда Кабул-Гардез маршрутында колонна янә утка тотыла. Илһам йөрткән машина җимерелә, көчле атышларга карамастан, солдат автомобильне куркыныч зонадан алып чыгарга була. Нәкъ менә шул вакытта ул исән кала алмаслык яра ала.


Без аның әнисе - Гөлҗиһан Мәхләс кызының йөрәк яраларын кузгалттык. Безне тыңласа да, аның уйлары еракта иде. Улын сагынып, аның өчен хәсрәтләнеп елый-елый күз яшьләре дә кибеп беткән инде, тик ананың күз карашында әрнү, сагыш сизелә. Нинди ярдәм кирәк дигән сорауга, ул елмаеп җавап бирде: -Картлык көнемдә улым төзегән мәһабәт өйдә яшим, тик әллә нинди дөнья байлыклары да улымны кайтара алмый, аяныч, кызганыч,- диде ана. -Онытмаганыгыз өчен рәхмәт,-дип әйтте дә ул, хушлашканда хәрби комиссарны кочты.


Кайгы хәбәре көтмәгәндә килә


Һәлак булган әфганчы Сергей Еграшкинның әти-әнисе Иске Тимошкинода яши. Унсигез яше тулып өч атна үткәч, Сергей солдат формасы кия. Ә инде сигез айдан соң өенә цинк табутта кайта. Сергейның әти-әнисе Раиса Архиповна белән Иван Васильевич сиксән яшьтән узган кешеләр.

-Еш авырыйбыз, кайгыларны күп күрдек инде,-диде элеккеге солдатның әнисе. - Күпме генә еласак та, улыбызны кайтара алмыйбыз.
1988 елның 7 гыйнваренда язган соңгы хатында, Сергей озакламый Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаралар, дип яза. Бу көнгә кадәр Сергей өч ай яши алмый.


Яраланган килеш сугыша
"Йөк-200" исемлегендә Иске Мокшинодан Вячеслав Фролов та бар. Ул Әфганстанда БТР механик-йөртүчесе булып эшли. 1984 елның 4 декабрендә, оператив төркем составында, Слава, маршрут участогын саклау буенча хәрби бурычын үти. Көтмәгәндә хәрби машина дошман минасына эләгеп шартлый һәм утка тотыла. Яралануына, әрнүләренә карамастан, ул үлгәнчегә кадәр сугыша. Вячеслав Фролов үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә, Вячеслав һәлак булганнан соң, аның әнисе һәм энесе Яр Чаллы шәһәренә яшәргә күчеп китәләр. Әмма алар аның каберенә еш кайталар.


Дистәләгән чакрымны үтеп, һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләренең хәлен белеп кайтканда, делегация, һәр өйдә ничек кабул итүләре, йөрәк сыкранулары турында искә алды.


Балалары мәңгелеккә 19-20 яшь булып калган әти-әниләргә дә җитмеш, сиксән яшь инде. Әрнүләрне күп күргән бу гаиләләргә Ходай Тәгалә башка кайгылар бирмәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев