Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Участковыйга яңа фатир

Соңгы елларда уңай якка зур үзгәрешләр булган Иске Кыязлы авылы әлеге җирлеккә кунак булып килгән Татарстан Республикасы буенча МВД министры урынбасары полиция генерал-майоры Рафаил Гилмановны, район башлыгы Камил Гилмановны, инвестор Алмас Заһидуллинны һәм район җитәкчеләрен ипи-тоз белән каршы алды. Быелгысы елда биредә мәктәп бинасы капиталь ремонтланды, балалар бакчасы да аның...

Соңгы елларда уңай якка зур үзгәрешләр булган Иске Кыязлы авылы әлеге җирлеккә кунак булып килгән Татарстан Республикасы буенча МВД министры урынбасары полиция генерал-майоры Рафаил Гилмановны, район башлыгы Камил Гилмановны, инвестор Алмас Заһидуллинны һәм район җитәкчеләрен ипи-тоз белән каршы алды.


Быелгысы елда биредә мәктәп бинасы капиталь ремонтланды, балалар бакчасы да аның түбәсе астына күчте. Бүгенге көндә авыл балалар бакчасына егерме бәләкәч йөри. Алар өчен барлык шартлар тудырылган-җылы, уңайлы, якты. Шулай ук 2013 елда белем бирү учреждениеләренә капиталь ремонт ясау программасы кысаларында Иске Кыязлы мәктәбендә барысы да яңартылды. Мәктәп директоры Минзөфәр Мөдәрисов мәктәп, балалар бакчасы һәм капиталь ремонттан соң авыл һәм дан музейларын бергә берләштергән мәктәп музее буйлап киң күләмле экскурсия ясады. Камил Гилманов һәм районның мәгариф бүлеге начальнигы Әминә Вәлиуллина, мәктәп бинасына, шул исәптән балалар бакчасына капиталь ремонт үткәрү өчен программа кысаларында бүлеп бирелгән 12 миллион сумнан тыш, әлеге зур эш район бюджетыннан да финансланды, шулай ук иганәчеләр дә үзләреннән зур өлеш керттеләр, дип билгеләп үттеләр.

-Соңгы елларда Иске Кыязлы авылында уңай якка үзгәрешләр күп булды, авыл кешеләренең тормыш сыйфатын яхшырту өчен тугыз республика программасы җәлеп ителде,-дип билгеләп үтте Камил Гилманов. -Бу мәктәпне ремонтлау, балалар бакчасын аның канаты астына күчерү, электр челтәрләрен, фермага кадәр юлны, буаны ремонтлау, Кызыл Тау авылында ФАП ачу һәм участковый өчен административ-торак булдыру. -Авылны төзекләндерү мөмкинлеге биргән программаларны кабул иткән Россия һәм Татарстан Хөкүмәтләренә, шулай ук урыннарда аларны тормышка ашырган кешеләргә зур рәхмәт. Иске Кыязлы авылындагы үзгәртеп кору эшләренә җәлеп ителгән ведомстволар һәм оешмалар белән бергә, авылга ярдәм күрсәтеп килгән инвестор Алмас Заһидуллинны да билгеләп үтәсе килә.


Өй дә, хезмәт урыны да
Үзәк урам буенча урнашкан яңа йорт янына авыл кешеләре белән бергә Россия МВДның Аксубай районы буенча шәхси составы да җыелды.

Участковый өчен йорт "Участковыйларга йорт" республика программасы кысаларында ике ай эчендә төзелгән. Әлеге һәм МЮД поселогында төзелгән йортлар-программаның Аксубай районында беренче «карлыгачлары».
-Шундый кайгырту күрсәткәннәре өчен Республика Хөкүмәтенә, Эчке эшләр министрлыгына рәхмәтебез чиксез. Дөрестән дә, участковыйлар үзләренә беркетелгән участокта яшәргә, халыкка якын булырга тиеш,-дип билгеләп үтте район башлыгы.

-Участковыйларны участокларда торак белән тәэмин итү өчен безгә тагын аз дигәндә 10-12 шундый комплекс кирәк. Шуны ышандырып әйтә алам, 2014 елда район участковыйларга йорт төзү өчен бюджеттан ике миллион ярым сум акча бүлеп бирәчәк һәм әлеге программаны тормышка ашыруда булышлык күрсәтәчәк.
Рафаил Гилманов, Татарстанда ел азагына кадәр полициянең участок уполномоченныйлары өчен 84 административ-торак комплекс ачылачак, тагын шундый 106 комплекс төзеләчәк, дип билгеләп үтте. Аның өчен кадерле һәм истәлекле булган төбәктә - Иске Кыязлыда аның бабасы яшәгән, әтисе дөньяга килгән- чираттагы комплексны ачу дулкынландыргыч булды.
Татарстан МВД министры урынбасары һәм район башлыгы Иске Кыязлы авыл җирлеге буенча участок уполномоченные Рәфис Мостафинга яңа өй ачкычын тапшырдылар.


-Участковый үз участогыннан уннарча километр ераклыкта яшәргә тиеш түгел,-диде Рафаил Вәлиевич. -Ул үз һөнәре кысалары белән генә чикләнмичә, теләсә кайсы вакытта кешеләргә ярдәм итәргә тиеш. Участковый-халык күз алдында булып, аларның ышанычын яуларга тиеш. Ә моңа исә бары тик ихтирам казанып кына ирешергә мөмкин, башкача исә участковый үзенә беркетелгән участокта яши алмый.

Участковый, машина җирле халыкка да хезмәт итәргә тиеш-хастаханәгә барыргамы яки яшь парларны ЗАГСка алып барыргамы, дигән теләк-мөрәҗәгать белән, полиция генерал-майоры Рафаил Гилманов кулыннан машина ачкычы алды.
Полиция генерал-майоры Рафаил Гилманов Рәфис Мостафинга Татарстан МВД министры Артем Хохорин исеменнән бүләккә-сәгать, хезмәттә үрнәк булганы өчен Рәхмәт хаты тапшырды. Район башлыгы Камил Гилманов, Иске Кыязлы авыл җирлеге башлыгы Илшат Заһидуллин, подрядчылар Илдус Исхаков, Илшат Хәмидуллин да МВД министры исеменнән Рәхмәт хатларына ия булдылар. Җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция начальнигы урынбасары Анатолий Скворцов "Хезмәттә аерылып торган өчен" күкрәк билгесенә лаек булды.

-Бүген мондый комплекс биредә һәм шулай ук МЮДта тантаналы төстә файдалануга тапшырылды,-дип билгеләп үтте Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлек начальнигы полиция полковнигы Сәлихҗан Сафин. - Татарстан МВД җитәкчелеге тарафыннан участковыйларның һөнәри һәм торак проблемаларын хәл итүдә күрсәтелгән ярдәмне без тагын да лаеклырак эшләребез, яңа уңышларыбыз, казанышларыбыз белән акларга сүз бирәбез.
-Яңа йорт, җиһазландырылган эш урыны өчен шатланып туя алмыйм, өстәвенә мин әлеге авылда туып-үстем,-дип үз фикерләре белән уртаклашты Рәфис.

Ул башта кунакларны үзенең эш бүлмәсенә чакырды-монда зур булмаган көтеп тору залы һәм телефон, интернет белән җиһазланган участковый бүлмәсе. Монда да участковый гаиләсе белән яшәргә тиешле өйдәге кебек җылы, якты.
Мостафиннар гаиләсе- хатыны полиция сержанты Зөбәрҗәт һәм алты яшьлек кызлары Диләрә һәм өч яшьлек Ислам кунакларны ишек төбеннән үк каршы алдылар.
Билгеле инде, кунаклар да буш кул белән килмәгәннәр-министр урынбасары-суыткыч, район башлыгы-кер юу машинасы бүләк итте, балалар да уенчыклар алдылар. Участковый өендә уңайлылык хөкем сөрә, бүлмәләрдә җиһазлар куелган, аш бүлмәсендә бәлеш исе таралган.

-Улымның гаиләсе белән авылга кайтуына шатланам, әлбәттә, - дип сөйли Рәфиснең әнисе Зәмзәмия. -Хәер ул болай да һәрвакыт монда иде, көн дә күрешеп тордык. Оныклары да әбиләре янәшәсендә булуларына шатланып бетә алмыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев