Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спорт сөючеләр өчен

Спорт тормышын яктыртучы республика журналистлары беренче тапкыр бу атнада Казанның Боз сараена җыелдылар. «Татарстан Республикасы спорт журналистлары союзы» иҗтимагый оешмасын төзү моңа сәбәп булды. Очрашуда ТР Яшьләр эше һәм спорт министрлыгы, ТР журналистлар союзы вәкилләре катнашты. Инициатив төркем сүзләренә караганда, әлеге Союзны төзү хыялы күптән бар иде инде. Безнең Республика...

Спорт тормышын яктыртучы республика журналистлары беренче тапкыр бу атнада Казанның Боз сараена җыелдылар.
«Татарстан Республикасы спорт журналистлары союзы» иҗтимагый оешмасын төзү моңа сәбәп булды.
Очрашуда ТР Яшьләр эше һәм спорт министрлыгы, ТР журналистлар союзы вәкилләре катнашты.
Инициатив төркем сүзләренә караганда, әлеге Союзны төзү хыялы күптән бар иде инде. Безнең Республика Россиянең иң эре спорт төбәкләренең берсе булды Монда беренче тапкыр 2013 нче елда ХХХII Бөтендөнья җәйге Универсиада, 2015 елда спортның су төрләре буенча дөнья Чемпионаты, 2018 елда футбол буенча дөнья Чемпионаты үтә. Әлеге максатлар өчен Казанда күпсанлы спорт объектлары төзелә. Моннан тыш, бөтен республика буенча һәр көнне бик күп спорт чаралары үтә. Шулай ук һәр шәһәрдә һәм һәр район үзәгендә күп кенә спорт корылмалары төзелгән.
Боларның барысы да массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртыла. Журналистларга да тәҗрибә уртаклашу һәм мәгълүматлар белән алмашу базасы булдыру вакыты җитте. Шулай ук барлык чараларда да журналистларның бернинди киртәләрсез катнашу мәсьәләсе туа. Әлеге һәм башка функцияләр яңа төзелгән оешмага йөкләнә.
Бу көнне җыелган спорт журналистлары, делегатлар бертавыштан оешма Уставы кабул иттеләр, Союз Президентын сайладылар. Ул тележурналист Михаил Степанов булды. Шулай ук президиум һәм контроль-ревизия комиссисе сайланды.
Тулаем алганда, форум спорт чараларын яктыртуның югары дәрәҗәгә күтәрелүе турында сөйли, ә бу барлык спорт сөючеләрне дә шатландыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев