Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ришвәткә киртә!

ООН инициативасы буенча 9 декабрьдә Халыкара ришвәткә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. 2003 елда бу көнне Мексиканың Мерида шәһәрендә Сәяси конференциядә 2003 елның 1 ноябрендә ООН Генераль ассамблеясы кабул иткән ришвәткә каршы ООН конвенциясе ачыла. Әлеге документ аңа кул куйган дәүләтләргә ришвәт алу, бюджет средстволарын урлау һәм ришвәт керемнәрен кулга...

ООН инициативасы буенча 9 декабрьдә Халыкара ришвәткә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.


2003 елда бу көнне Мексиканың Мерида шәһәрендә Сәяси конференциядә 2003 елның 1 ноябрендә ООН Генераль ассамблеясы кабул иткән ришвәткә каршы ООН конвенциясе ачыла. Әлеге документ аңа кул куйган дәүләтләргә ришвәт алу, бюджет средстволарын урлау һәм ришвәт керемнәрен кулга төшерүне җинаять дип игълан итүне бурыч итеп куя. Конвенция нәтиҗәсендә, урланган средстволарны кайсы илдән урланган, шул илгә кире кайтару бурычы йөкләнә.
Россия беренчеләрдән булып конвенциягә кул куя. Форумда чыгыш ясаган Россия делегациясе башлыгы РФ ның чит илләр эшләре министр урынбасары Алексей Мешков «Россия ришвәткә каршы компромиссыз көрәш алып бара һәм барлык дәүләтләр һәм тиешле халыкара оешмалар белән коррупцион фронтта конструктив хезмәттәшлек итүгә әзер»,-дип билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев