Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Район делегациясе хәрби частьтә булып кайтты

Якшәмбе көнне Аксубай районы делегациясе, призывникларның ата-аналары Самара өлкәсенең Рощинский поселогында урнашкан 59292нче санлы хәрби частьтә булдылар. Көзге чакырылышта киткән егетләребез присяга кабул итү тантанасында составында башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Александров, Аксубай районы хәрби комиссары Рәшит Фәсхетдинов, отставкадагы генерал-майор ЦВО инспекторы Анатолий Молоствов, "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы...

Якшәмбе көнне Аксубай районы делегациясе, призывникларның ата-аналары Самара өлкәсенең Рощинский поселогында урнашкан 59292нче санлы хәрби частьтә булдылар.


Көзге чакырылышта киткән егетләребез присяга кабул итү тантанасында составында башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Александров, Аксубай районы хәрби комиссары Рәшит Фәсхетдинов, отставкадагы генерал-майор ЦВО инспекторы Анатолий Молоствов, "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы район газетасы директор-мөхәррире Айдар Моратшин булган делегация катнашты.

Районнан 300 чакрым ераклыкта урнашкан, башка бүлекчәләр дә булган шәһәргә кергәндә үк хәрби тәртип сизелә. Беренче КППны үткәндә үк армия өчен горурланасың. Солдатлар хәрби киемнәр белән тулысынча тәэмин ителгән, яшь солдатлар җиңел булмаган хәрби хезмәт алып баралар.

КППда безнең делегацияне көтәләр иде инде. Постта торучы солдат безнең документларны тикшерде һәм территориягә керергә рөхсәт бирде. Территориядә - тулы тәртип һәм бернинди ыгы-зыгы күренми.
Безнең делегацияне часть командиры полковник Евгений Диженков каршы алды. Часть командирының шәхси состав эшләре буенча урынбасары Алексей Кулепин часть буенча экскурсия үткәрде.

Беренче чиратта безгә якташларыбыз хезмәт итәргә тиешле заманча хәрби техниканы күрсәттеләр. КамАЗ базасындагы куәтле техника, мәсәлән, безнең район кебек территорияне, кәрәзле, интернет элемтәсен дә исәпкә алып, тулысынча тәэмин итә ала, моңа өстәп, хәрби хезмәт тә өзелми. Шунда ук күчмә штаб урнашкан. Тулаем алганда, техниканы караганнан соң, часть командиры Евгений Алексеевич әйтүенчә, монда үзләштергән күнекмәләрне егетләр туган якларына кайткач та куллана алалар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, заманча техника һәм технология кулланылган хәрби частьтә контракт буенча хезмәт итүчеләр һәм хатын-кызлар күп. Монда контракт хезмәте өчен барлык шартлар тудырылган. Шулай булгач егетләребез, үзләренең тормышларын хәрби хезмәт белән бәйләп, монда кала алалар.

Бу вакытта плацта тантаналы чара - ант кабул итүгә әзерләнәләр иде. Хәрби марш яңгырады һәм часть әләмен алып чыктылар.
Тантаналы чараны часть командиры Евгений Диженков ачты. Район башлыгы Камил Гилманов исеменнән Сергей Александров барысын да бәйрәм белән котлады. Отставкадагы генерал-майор Анатолий Молоствов, подполковник Рәшит Фәсхетдинов егетләргә хәер-фатыйха бирделәр. Шулай ук солдатларның хезмәттәшләре, өлкән иптәшләре, ата-аналар да чыгыш ясады. Аннан соң егетләр присяга кабул иттеләр. Бу көнне якташларыбыз Илшат Садретдинов, Илдар Нуруллин, Динар Фәхретдинов, Дмитрий Савельев чын солдат булдылар. Аннан соң делегацияне егетләр яшәгән казарма белән таныштырдылар. Әйтеп үтәргә кирәк, монда искиткеч әйбәт шартлар тудырылган. Кубрикларда өчәр солдат урнашкан, шул ук катта душ, кер юу бүлмәсе, бәдрәф бар. Монда чәй эчү бүлмәсе, спорт залы, ял итү һәм китап уку өчен дә бүлмә бар. Балаларының шундый шартларда яшәүләрен күреп, ата-аналар бик куандылар.

Яшь солдатларның әтиләре, абыйлары әйтүенчә, алар хезмәт иткәндә мондый шартлар турында хыяллана да алмаганнар. Солдатларның ничек туклануы белән дә таныштылар. Менюга бөтен файдалы ризык - ит, балык, җиләк-җимеш, яшелчәләр кертелгән.
Безнең делегация, часть командованиесе рөхсәте белән, ярты ел хезмәт иткән һәм бүген хәрби ант кабул иткән егетләр белән очрашу мөмкинлеге алды.

Әйтергә кирәк, әлеге частьта аксубайлылар - Илгиз Әһлиуллин, Ильвир Минһаҗев, Шамил Саматов, Флюс Мостафин, Денис Майоров, Денис Николаев та хезмәт итә. Алар хезмәтләрен лаеклы алып баралар, часть командирлары да егетләрне мактап кына сөйли.
Безнең делегация район җитәкчелеге исеменнән часть командирына, якташ егетләргә бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев