Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рамазан ае тәмамланды

Якшәмбе көнне барлык мөселман дөньясы Ураза бәйрәмен билгеләп үтте. Рамазан аенда мөселман кардәшләребез кояш батканчыга кадәр ашау-эчүдән, шәригать тыйган гамәлләрдән тыелып, күп вакытларын догада үткәрделәр. Быелгы Рамазан эссе көннәргә туры килүгә карамастан, күп кешеләр уразаларын калдырмадылар. Бәйрәм районның үзәк мәчетендә иртәнге намаз уку белән башланып китте. Аннан соң район имам-мөхтәсибе...

Якшәмбе көнне барлык мөселман дөньясы Ураза бәйрәмен билгеләп үтте.


Рамазан аенда мөселман кардәшләребез кояш батканчыга кадәр ашау-эчүдән, шәригать тыйган гамәлләрдән тыелып, күп вакытларын догада үткәрделәр.
Быелгы Рамазан эссе көннәргә туры килүгә карамастан, күп кешеләр уразаларын калдырмадылар.
Бәйрәм районның үзәк мәчетендә иртәнге намаз уку белән башланып китте. Аннан соң район имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров вәгазъ сөйләде. Мәчеткә Гайдел-фитр намазын укучылар күп җыелды. Алар арасында район башлыгы Камил Гилманов һәм күп кенә җитәкчеләр дә бар иде.
Гает намазыннан соң мөселманнар зиратка барып әти-әниләре, туганнары рухына дога укыдылар. Һәр гаиләдә гает коймагы пешереп, бәйрәм табыны оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев