Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Нәтиҗәләрне күтәрергә, сәламәтлекне ныгытырга

Спортчыларның һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларның күңеленә хуш килгән «Юность» Универсаль спорт залы ачылган көннән алып бер ел вакыт үтте. Елның ничек үтүе һәм УСЗның район халкына нинди яңалыклар тәкъдим итүе турында белү өчен без аның директоры Радик Мостафин белән әңгәмә корабыз. Аның сүзләренә караганда, монда бирегә килүчеләр өчен...

Спортчыларның һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларның күңеленә хуш килгән «Юность» Универсаль спорт залы ачылган көннән алып бер ел вакыт үтте.


Елның ничек үтүе һәм УСЗның район халкына нинди яңалыклар тәкъдим итүе турында белү өчен без аның директоры Радик Мостафин белән әңгәмә корабыз.
Аның сүзләренә караганда, монда бирегә килүчеләр өчен барлык уңайлыклар да тудырылган. Бирегә кече яшьтәге балалардан алып, пенсия яшендәге һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр спорт, физкультура белән шөгыльләнергә киләләр. Соңгы айларда Универсаль зал яңа спорт җиһазлары һәм тренажерлар белән тулыландырылган. Шулай ук район үзәк хастаханәсе белән берлектә эшләячәк массаж һәм процедура кабинетлары да җиһазландырылган.
Массаж бүлмәсендә тәнне автомат рәвештә төшереп, алынган нәтиҗәләр буенча организмның баштан алып аяк табанына кадәр проблемалы зоналарына массаж ясаган махсус кәнәфи дә бар. Әлеге массаж кәнәфие имгәнү алган спортчыларның сәламәтлекләрен кайтару, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне дәвалау һәм бирегә килүчеләрнең тонусын күтәрү өчен файдалы.
Процедура бүлмәсендә тәҗрибәле медицина хезмәткәрләре ярышларда катнашучыларга, имгәнү алганнан соң да спорт белән шөгыльләнүне дәвам иткән кешеләргә квалификацияле ярдәм күрсәтәләр. Якын-тирәдә яшәүчеләр дә аларның ярдәменнән файдалана алалар. Актив ял итәргә теләүчеләр өчен бильярд өстәле дә бар.
Бер ел эчендә УЗС та зона уеннарыннан алып республика турнирларына кадәр бик күп спорт ярышлары үтте. Шулай ук район ярышлары да һәрдаим үткәрелә, мондый көннәрне дә зур зал буш тормый. Баскетбол, волейбол, мини-футбол уеннары үтә, милли көрәш, самбо, кикбоксинг һәм бокс буенча күнегүләр алып барыла.
Тренажер залы «Юность» спорт комплексының горурлыгы булып тора. Анда урын алган төрле тренажерларның мускулларны күнектерүдә файдасы зур. Хатын-кызлар өчен гимнастика залы эшли, монда аэробика, фитнес һәм гимнастика буенча занятиеләр үтә.
«Юность» УЗС хезмәткәрләре барлык теләүчеләрне дә спорт белән шөгыльләнергә чакырып калалар. Монда шулай ук корпоратив спорт занятиеләре үткәререргә дә, актив ял итәргә дә була.
Клиентларга уңайлы булсын өчен, видеокүзәтү белән җиһазландырылган автостоянка бар. Күнегүләрдән соң душ керергә мөмкин, буфет эшли. Радик Мостафин билгеләп үткәнчә, киләчәктә район хакимияте ярдәме белән янәшәдә бассейн төзеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Юность» Универсаль спорт залы