Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Үзләре үстереп саталар

Үткән шимбә көнне районның үзәк мәйданы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре кулында иде. Традицион көзге ярминкәгә эре агрофирмалар вәкилләре һәм шәхси эшмәкәрләр җыелды. Аларның сафын мәктәп яны участокларында җитештерелгән продукция тулыландырды. Районның гомуми белем бирү мәктәпләре вәкилләре яшелчәләр белән сату иттеләр. Аксубайлыларны бигрәк тә ашлык продукциясе кызыксындырды. Өстәвенә бу көнне бөртек...

Үткән шимбә көнне районның үзәк мәйданы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре кулында иде.
Традицион көзге ярминкәгә эре агрофирмалар вәкилләре һәм шәхси эшмәкәрләр җыелды. Аларның сафын мәктәп яны участокларында җитештерелгән продукция тулыландырды. Районның гомуми белем бирү мәктәпләре вәкилләре яшелчәләр белән сату иттеләр.
Аксубайлыларны бигрәк тә ашлык продукциясе кызыксындырды. Өстәвенә бу көнне бөртек һәм катнаш азыкка бәяләр гадәттәгедән түбән иде.
Халык җимеш агачлары үсентеләрен теләп сатып алды, чөнки быел аларны утырту өчен һава торышы да уңайлы тора.
Бу көнне 190 мең сумлык продукция саткан «ВАМИН-Аксу» агрофирмасы лидер булды. «Актай», «Алтэкс» һәм «Аксу Агро» предприятиеләре кассасына да бөртек һәм фураж сатудан яхшы табыш керде. Ярминкәдә сату иткән мәктәпләр дә табышсыз калмадылар. Алар 22 мең сумлык яшелчә саттылар.
Бу көнне ветераннарга һәм пенсионерларга бушлай транспорт хезмәте күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев