Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Нигездә–яшьләр сәясәте

Җомга көнне Аксубай муниципаль район Советының җиденче утырышы булып үтте. Утырышны район Советы рәисе, Аксубай муниципаль район башлыгы Камил Гилманов ачты. Утырыш эшендә ТР Дәүләт советы депутаты Андрей Симаков, ТР Дәүләт Советы аппаратының җирле үзидарә органнары белән үзара мөнәсәбәтләр буенча бүлек мөдире урынбасары Ришат Хафизов, «Татнефть» ООО вәкиле Илгиз Салихов...

Җомга көнне Аксубай муниципаль район Советының җиденче утырышы булып үтте.

Утырышны район Советы рәисе, Аксубай муниципаль район башлыгы Камил Гилманов ачты. Утырыш эшендә ТР Дәүләт советы депутаты Андрей Симаков, ТР Дәүләт Советы аппаратының җирле үзидарә органнары белән үзара мөнәсәбәтләр буенча бүлек мөдире урынбасары Ришат Хафизов, «Татнефть» ООО вәкиле Илгиз Салихов катнашты.

Көн тәртибенә алты мәсьәлә кертелде. «Аксубай муниципаль районында яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру торышы һәм перспективалары һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру турында»гы беренче мәсьәлә буенча башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Александров чыгыш ясады. Әлеге мәсьәлә район тормышында мөһим моментларның берсе. Яшьләр сәясәтен тормышка ашыру яшь буынның киләчәге турында сөйли. Район прокуроры Илдус Хәйруллин, ОДМиС начальнигы Рамил Минеголов, мәгариф бүлегенең ЦВР белгече Валентина Краснова чыгышында да әлеге мәсьәлә кызыл тасма булып сузылды. ТР Дәүләт советы депутаты Андрей Симаков та үз чыгышында әлеге проектны хуплады.

«2011-2015 елларга ТР Аксубай муниципаль районының социаль-икътисады турында» гы икенче мәсьәлә буенча башкарма комитет җитәкчесенең финанс һәм мөлкәт идарәсе буенча урынбасары Рәис Галиев чыгыш ясады.

Өченче мәсьәлә Аксубай муниципаль районының җирле үзидарә органнары тарафыннан муниципаль хезмәтләр тәкъдим итү өчен кирәкле һәм мәҗбүри саналган хезмәтләр исемлеге мәсьәләсенә кагылды. Бу турыда финанс-бюджет палатасы рәисе урынбасары Зифа Ядгарова чыгыш ясады.

Аннан соң «Даими нигездә муниципаль вазифа биләгән затларга акчалата бүләкләр, Аксубай муниципаль районының муниципаль хезмәткәрләренең хезмәт окладларын, айлык һәм башка өстәмә түләүләр билгеләү һәм аларны гамәлгә ашыру тәртибе турында»гы һәм «Аксубай муниципаль районының бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү буенча Бердәм тариф челтәре кагылмаган бюджет тармагының аерым оешмалары хезмәткәрләренә акчалата бүләкләү билгеләү турында»гы ике мәсьәлә буенча ТР Юстиция министрлыгы Департаментының җитәкче белгече Ләйсән Зәйдуллина чыгыш ясады.

Аксубай муниципаль районының 2005 елның 20 декабреннән гамәлгә кергән «Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты турында»гы Положениене раслау турында»гы карарга үзгәрешләр кертү турында»гы соңгы мәсьәлә буенча район башкарма комитетының юридик бүлек начальнигы Марат Габдрахманов чыгыш ясады.

Совет утырышында каралган барлык мәсьәләләр дә депутатлар тарафыннан бертавыштан кабул ителде. Кабул ителгән карарлар белән Аксубай муниципаль районының http://aksubayevо. tatarstan. ru сайтыннан танышырга була.

Утырыш азагында район башлыгы Камил Гилманов Ирина Телешевага (рәсемдә) ТР Дәүләт Советы исеменнән Рәхмәт хаты һәм «Бердәм Россия» ВПП ТРО исеменнән Мактау грамотасы тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев