Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Муниципалитетлар декларация тапшыра

Физик затлардан тыш, 30 апрельгә кадәр керем турындагы декларацияне дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр, бюджет оешмалары җитәкчеләре дә тапшырырга тиешләр. Керем турындагы декларацияне ничек тутырырга икәнлекне ТР Президенты Идарәсе каршындагы ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында үткән семинар-киңәшмәдә сөйләделәр. Видеоконференциядә республика прокуратурасы вәкилләре дә катнашты. Бу мәсьәләләр безнең район муниципаль...

Физик затлардан тыш, 30 апрельгә кадәр керем турындагы декларацияне дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр, бюджет оешмалары җитәкчеләре дә тапшырырга тиешләр.


Керем турындагы декларацияне ничек тутырырга икәнлекне ТР Президенты Идарәсе каршындагы ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында үткән семинар-киңәшмәдә сөйләделәр. Видеоконференциядә республика прокуратурасы вәкилләре дә катнашты. Бу мәсьәләләр безнең район муниципаль хезмәткәрләрен, бюджет оешмалары җитәкчеләрен дә борчый.

-Декларация бирү эше тиешле дәрәҗәдә бара, штат режимында проблемалар юк,-дип аңлатты район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова. -Кайберәүләр керем турындагы мәгълүматларны тапшырдылар инде, бөтен нәрсә ачык-милектә булган мал-мөлкәттән алып, хатыны (ире), балалар керемнәренә һәм банк исәп-хисабына кадәр. Моңа өстәп, декларациядә ТКХ өчен субсидия һәм балалар бакчасы өчен компенсация күчерелә торган счетлар да күрсәтелә. Әлеге мәгълүматларның һәммәсе дә Аксубай муниципаль берәмлегенең http://aksubayevo.tatarstan.ru рәсми сайтында урын алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев