Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мөселманнарның изге бәйрәме

Бу атнада район мөселманнары изге Корбан бәйрәмен билгеләп үттеләр. Иртәнге намазга азан әйткәнче үк мәчеткә халык агыла башлады. Килүчеләр арасында төрле яшьтәге кешеләр бар иде, өлкәннәр белән бергә оныклары да килде. Бәйрәм намазы башланганчы ук мәчет залы халык белән тулды, күпләр баскычта урын алдылар. Ике намаз арасында мөселманнар вәгазь тыңладылар....

Бу атнада район мөселманнары изге Корбан бәйрәмен билгеләп үттеләр.


Иртәнге намазга азан әйткәнче үк мәчеткә халык агыла башлады. Килүчеләр арасында төрле яшьтәге кешеләр бар иде, өлкәннәр белән бергә оныклары да килде. Бәйрәм намазы башланганчы ук мәчет залы халык белән тулды, күпләр баскычта урын алдылар.

Ике намаз арасында мөселманнар вәгазь тыңладылар. Вәгазьдә Корбан бәйрәменең - рухи чистарыну һәм шәфәгать кылу вакыты булуы сөйләнде. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисендә әйтелгәнчә, "су утны сүндергән кебек, гөнаһларны сүндерүче - сәдакадыр", дип мисаллар китерелде.

Быел Корбан бәйрәме алдыннан Аксубай районыннан унбиштән артык кеше хаҗга китте.
Согуд Гарәбстанына исламның изге урыннарына хаҗ кылу сентябрь азагыннан башланып 4-6 октябрь көннәрендә бәйрәм ителгән Корбан гаетенә тәмамланды. Бу - гомерендә бер генә тапкыр булса да мөмкинлеге булган һәр мөселман кешесе кылырга тиеш булган изге гамәл. Хаҗ кылучылар гадәттә Мөхәммәт пәйгамбәр белән бәйле булган изге урыннарда булу өчен иртәрәк китәләр яисә хаҗ кылганнан соң бераз тоткарланалар. Шуны билгеләп үтәсе килә, быел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та хаҗга барды.

Район имам-мөхтәсибе ярдәмчесе Ибраһим бабай (Равил хәзрәт Зөфәров бүгенгесе көндә хаҗ кыла) мөселманнарны бәйрәм белән котлады, һәркемгә исәнлек-саулык, бәхет, уңышлар теләде. Бәйрәмгә килүчеләр саны ел саен күбәя бара, дип әйтте ул.
Мәчеткә килгән мөселманнарны район башлыгы Камил Гилманов та тәбрикләде.
- Шатланып торам, мәчеткә йөрүче халык саны арта бара, - дип әйтте ул. -Дини оешмалар эшләгән җирдә һәрвакыт тәртип, тәрбия эше дә алып барыла. Бүгенге изге Корбан бәйрәмендә барлык мөселманнарны бәйрәм белән котлады, барысына да игелек, шәфкатьле булуларын теләде.

Бәйрәм намазы тәмамланганнан соң, мәчеткә килүчеләр бер-берсен котладылар. Аннан соң күп кенә гаиләләр Ходай Тәгалә ризалыгы өчен корбан чалдылар. Корбан итен өч өлешкә бүләләр. Бер өлешен аз тәэмин ителгән гаиләләргә өләшәләр, икенчесен үзләренә калдыралар, ә өченчесеннән бәйрәм мәҗлесе әзерлиләр.
Айдар Моратшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев