Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кешеләр гомерен коткару өчен

Агымдагы елның 1 гыйнварыннан Татарстанның барлык районнарында, шул исәптән безнең районда да муниципаль районның Бердәм кизү диспетчер хезмәте (ЕДДС) штат режимында үз эшен башлады. Республикада мондый структураны оештыру турында сүз 2003 елдан, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты республика шәһәрләрендә һәм районнарында мондый диспетчер хезмәте оештыру турында карар кабул иткән көннән бирле...

Агымдагы елның 1 гыйнварыннан Татарстанның барлык районнарында, шул исәптән безнең районда да муниципаль районның Бердәм кизү диспетчер хезмәте (ЕДДС) штат режимында үз эшен башлады.


Республикада мондый структураны оештыру турында сүз 2003 елдан, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты республика шәһәрләрендә һәм районнарында мондый диспетчер хезмәте оештыру турында карар кабул иткән көннән бирле алып барылды. Халык чылтыратып ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән 01 телефоны башлангыч этапта Казан шәһәрендә һәм кайбер районнарда гына эксперимент тәртибендә эшли башлаган иде. Әлеге хезмәт экстремаль шартларда, аварияләрдә, су басу очракларында-кешеләргә ашыгыч ярдәм күрсәтүдә мондый мобиль төркеменең, һичшиксез, кирәк булуын практикада исбатлап күрсәтте. Иң мөһиме, әлеге сынау, Татарстанда үзен аклады. Ниһаять, агымдагы елның декабрь азагында Россия Федерациясе Президентының Бердәм диспетчер хезмәте булдыру турындагы Боерыгы пәйда була, ә ул инде барысын да-гражданнардан кергән гаризаларны һәм мөрәҗәгатьләрне, урлаулар һәм хулиганлык, автомобиль һәм тораклардагы аварияләрне, бер сүз белән әйткәндә, кешеләр гомеренә куркыныч тудырган бар нәрсәне үз эченә алачак. Чөнки беренче ярдәм күрсәтү өчен кирәк булган барлык коткару инструментлары, металл кисү җиһазлары һәм башка тиешле агрегатларга ия булган, ашыгыч рәвештә ярдәмгә килергә әзер булган мондый хезмәтләрнең оператив эш итүе нәтиҗәсендә куркыныч астында калган меңләгән кешенең гомере сакланып кала. Ә бит көндәлек тормышта кешеләр кайчакта бөтенләй юк кына нәрсәләрдән, кан югалтудан, буылудан һәлак булалар.
Ә менә бүген районда ЕДДС эшли башлады, ул ялларсыз тәүлек әйләнәсе янгын часте идарәсе составында эшләячәк. Бу казна учреждениесе санаулы мизгелдә кешеләргә ярдәм итәргә чыгып китү өчен каралган хәрби техникага ия. Мисалга, ЕДДСта алынган хәбәр яки җитди фаҗига, тиешле хезмәтләрнең әлеге проблемаларны оператив хәл итүенә кадәр диспетчер күзәтүе астында булачак. Ул кирәк булган очракта полиция хезмәткәрләрен дә, янгын сүндерүчеләрне дә, районның башка хезмәтләре һәм ведомстволарын да, район КЧСына кадәр аякка бастыра.
Бүгенге көндә әлеге хезмәткә техник яки башка югары белемгә ия яшьләр тупланган. Янгын частенда аерым бүлмә бирелгән. Анда хезмәткәрләрнең нормаль эше өчен барлык шартлар тудырылган. Район ЕДДСы гадәттән тыш хәлләрдә Онлайн режимында республика МЧСы белән дә эшли ала, хәтта.
-Без тәүлек әйләнәсе, хәрби нигезләмә буенча эшлибез һәм зыян күргән кешеләргә теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзер,-дип сөйли янгын часте начальнигы Әхтәм Насретдинов.-Бу, әлбәттә инде, үтә дә җаваплы эш!
Ә без үз чиратыбызда шуны исегезгә төшерәбез: тормышыгызга куркыныч тудырган барлык мәсьәләләр буенча да сез стационар телефоннан-01, кәрәзле телефоннан 011 һәм 112 саннарын җыеп чылтырата аласыз. Иң мөһиме, без сезнең белән бөтен Татарстан буенча йөреп чыга алабыз, чөнки бәла теләсә кайсы урында килеп чыгарга мөмкин. Күрсәтелгән телефон номерлары буенча чылтыратыгыз, алар Бөтен Татарстан буенча эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев