Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иминлек үзебездән тора

Экстремизмга һәм террорчылыкка каршы көрәш дәүләт һәм җәмгыятьнең төп бурычларыннан берсенә әйләнде. Дәүләт, көч структуралары ярдәме белән, халыкның иминлеген тәэмин итәргә тиешләр, ә менә террорчылыкка каршы көрәштә барыннан да элек гражданнар катнашырга тиеш-хуҗасыз калдырылган әйберләргә, чит кешеләрнең фатир алып торуларына, подъездларга, торак йортлар чормаларына, подвалларга үтеп керүләргә карата уяу булырга...

Экстремизмга һәм террорчылыкка каршы көрәш дәүләт һәм җәмгыятьнең төп бурычларыннан берсенә әйләнде.


Дәүләт, көч структуралары ярдәме белән, халыкның иминлеген тәэмин итәргә тиешләр, ә менә террорчылыкка каршы көрәштә барыннан да элек гражданнар катнашырга тиеш-хуҗасыз калдырылган әйберләргә, чит кешеләрнең фатир алып торуларына, подъездларга, торак йортлар чормаларына, подвалларга үтеп керүләргә карата уяу булырга кирәк. Таныш булмаган һәм озак вакыт буш торган машиналар, торак секторда һәм административ биналар янында сәбәпсезгә ремонт эшләре алып барылуны, чит кешеләрнең предприятие, оешма эше белән кызыксынган затлар турында кичекмәстән полициягә хәбәр итәргә кирәк.
Ау сезоны башлану белән, хокук саклау органнары вәкилләре аучыларның аеруча игътибарлы булуларын сорыйлар: төрле землянкалар, шалашлар, блиндажлар, кинәт пәйда булган базлар хакында, шулай ук гильзалар, патроннар, канистрлар, корал һәм сугыш кирәк-яраклары күмелгән урыннарны табу белән полициягә хәбәр итү кирәк. 2010 елда гөмбә җыючы берәүнең аммиак селитрасы һәм алюминий тузаны салынган канистрлар табу очрагы да булды. Беренчесен ул бакчага ашлама буларак сипкән, икенчесе белән коймасын буяган. Бу хакта хокук саклау органнарына быел гына мәгълүм була. Вакытында хәбәр иткән булса, шартлату матдәсе әзерләү өчен кирәк булган әйберләрнең хуҗасын табып була иде. Сатучылар һәм даруханә хезмәткәрләре дә аеруча уяу булырга тиеш: таныш булмаган кешеләр аммиак селитрасын, күкерт, алюминий тузанын кайдан сатып була икән, дип сорасалар, бу хакта шунда ук полициягә хәбәр итәргә тиеш.
Иминлек максатларында, шикле әйберләр тапканда, ташлап калдырылган пакет яки сумканы ачып карарга, урыныннан кузгалтырга ярамый. Табылган әйбер турында полициягә хәбәр итәргә, аны кайчан табу вакытын истә калдырырга, шулай ук аның янына кешеләрне якын китермәскә кирәк. Полиция хезмәткәре килгәнне көтеп торыгыз, чөнки сез шаһит булып торасыз. Исегездә тотыгыз: табылган әйбернең тышкы күренеше аның нәрсә өчен билгеләнгәнен яшерә ала. Шартлаткыч әйберләрне сумка, пакетларга гына түгел, ә инде тартма, уенчыкларга да яшерәләр. Ата-аналар! Балаларыгызга, урамда яткан уенчыкларга кагылырга ярамаганлыгы турында аңлатыгыз. Әгәр сезгә әзерләнә торган террорчылык акты турында нәрсә дә булса билгеле булса, кичекмәстән Рәсәй ФСБ яки Рәсәй МВД органнарына хәбәр итегез.
ТР буенча МВДның кизү тору хезмәте телефоны: 8(843) 291-35-28, кәрәзле телефоннан-020.
ТР буенча Рәсәй УФСБның кизү тору хезмәте телефоны: 8(843) 231-45-55.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев