Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хыяллар чынга аша

Ана капиталы бүген күпчелек яшь гаиләләр өчен-фатир сатып алу, йорт төзү эшләрен башлау яки торак шартларын яхшырту өчен бердәнбер мөмкинлек. Шуның белән бергә күпләр ана капиталы турындагы закон пәйда булуга халык санын исәпкә алуның сәбәпче булуын белмиләр.. 2002 елда Бөтенрәсәй халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре анализы Рәсәй социаль-икътисадый үсешенең күп...

Ана капиталы бүген күпчелек яшь гаиләләр өчен-фатир сатып алу, йорт төзү эшләрен башлау яки торак шартларын яхшырту өчен бердәнбер мөмкинлек.


Шуның белән бергә күпләр ана капиталы турындагы закон пәйда булуга халык санын исәпкә алуның сәбәпче булуын белмиләр..
2002 елда Бөтенрәсәй халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре анализы Рәсәй социаль-икътисадый үсешенең күп кенә актуаль проблемаларын, шул исәптән халыкның катастрофик кимүен яктыртты. Демографик хәлнең начараюына тормыш дәрәҗәсенең түбән булуы сәбәп булды.
Исәпкә алу йомгаклары властьны Россия халкы тормышының сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән иң радикаль чараларга этәрде. Сәламәтлек, мәгариф, торак төзү һ.б. өлкәләрдә өстенлекле милли проектлар пәйда булды.
2007 елның 1 гыйнвареннан балар тууын стимуллаштыруга юнәлдерелгән ана капиталы турындагы Закон үз көченә керде. Россиядә миллионлаган гаиләнең үз торагын булдыру өмете пәйда булды.
Безнең районда соңгы биш елда 782 гаилә ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуда файдаландылар. Районның иң эре торак пунктларының берсе-Иске Ибрай авылында да биш пар ана капиталын әлеге максатлар өчен файдаланган. Соңгы ике елда чираттагы баланың дөньяга килүе уннарча гаиләнең торак шартларын яхшырту хыялларын тормышка ашырган.
-Балалар лаеклы шартларда үсәргә тиеш,- ди ике бала анасы Миләүшә Галиева. Галиевлар- торакларын зурайтып төзүгә ирешкәннәр. Зур йорттагы уңайлы шартлар - баланың үз бүлмәсе булуы аларның тулы кыйммәтле үсеше өчен күп мөмкинлекләр бирә. Бүген без балаларыбызның ничек үсүен күреп шатланып туя алмыйбыз, яшь гаиләләргә ярдәм итү сәясәтен гамәлгә ашырган өчен хөкүмәткә рәхмәтебез чиксез. 2010 елда үткән халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре буенча да шулай ук конкрет адымнар кулланылуына ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев