Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хөрмәтләп озатыйк

Чакырылыш кампаниясенең булачак содатлар өчен соңгы елларда оештырган аерылгысыз бәйрәмнәренең берсе - ул Призывник көне. Армиягә чакырылган егетләр бу көнне әти-әниләре, дуслары белән бергә бәйрәмгә җыелдылар. Районның ихтирамга лаек кешеләре күркәм гадәт буенча егетләргә уңышлар теләп мөрәҗәгать иттеләр. - Россия Федерациясе хөкүмәте Кораллы Көчләр сафын ныгыту өчен барысын да эшли,...

Чакырылыш кампаниясенең булачак содатлар өчен соңгы елларда оештырган аерылгысыз бәйрәмнәренең берсе - ул Призывник көне.



Армиягә чакырылган егетләр бу көнне әти-әниләре, дуслары белән бергә бәйрәмгә җыелдылар.


Районның ихтирамга лаек кешеләре күркәм гадәт буенча егетләргә уңышлар теләп мөрәҗәгать иттеләр.


- Россия Федерациясе хөкүмәте Кораллы Көчләр сафын ныгыту өчен барысын да эшли, - дип билгеләп үтте мобилизация эше буенча район башлыгы ярдәмчесе, запастагы полковник Рәшит Гәрәев. - Сез мөгаен армиядә иң күңелле вакыт - практик өйрәнүләр чорына эләгерсез. Сезнең өчен чын ирләргә хас сыйфатлар - чыдамлык, кыюлык күрсәтү мөмкинлеге туачак.


Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре егетләргә күңелле һәм эчтәлекле программа әзерләгәннәр. Ә алып баручы Надежда Мишинаның йөрәкләргә үтеп кергән сүзләре залда җыелучыларны дулкынланырга мәҗбүр итте. Әйтелгән үгет-нәсыйхәт, җыр-музыка һәр кешенең күңеленә көчле тәэсир ясады. Әлеге очрашудан егетләр бик күп елларга истә калырлык хис-кичерешләр алдылар.


Медицина күзәтүе һәм чакырылыш комиссиясе артта калды. Барлык сорауларга да җавап табылган, хәзер бөтен эш тә озату вакытына бәйле. Быелгы язда районның 61 кешесе РФның Кораллы Көчләр сафына басачак.

Призывникларга отставкадагы генерал-майор Анатолий Молоствов изге теләкләрен җиткерде.


- Сез хәрби фән нечкәлекләрен өйрәнергә барасыз, - дип билгеләп үтте ул. - Кайткач, нинди генә өлкәдә эшләсәгез дә, армиядә алган чыныгу сезгә гомер буе ярдәм итәчәк.


- Монда иң лаеклы егетләр җыелган, - дип ассызыклады район ДОСАФФ җитәкчесе Петр Волков. - Чөнки алар үзләренең хәрби бурычларын үтәргә баралар. Алар арасында армиягә бару өчен бездә махсус хәрби белем алган егетләр дә бар. Заманча армиягә шоферлар бик кирәк, хәерле юл сезгә...
Россия Армиясендәге тәртип һәм яшәү шартлары белән район хәрби комиссары Рәшит Фәсхетдинов таныштырды.


Егетләр дин вәкилләре әйткән сүзләрне дә күңел биреп тыңладылар. Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт һәм Аксубай православие чиркәве рухание Иоанн атакай аларга хәрби хезмәттә зур уңышлар теләделәр.


Призывникларга барлык әти-әниләр исеменнән Елена Васюткина мөрәҗәгать итте. (Аның өлкән улы армиядә булып кайткан, ә кечесе быел хезмәткә китәргә тиеш).


-Чит җирләрдә хезмәт иткәндә якыннарыгызның сезнең турыда һәр көнне уйлап, сезнең исән-имин кайтуыгызны түземсезлек белән көтүләрен исегездән чыгармагыз. Үзегезне саклагыз. Мансур Сыраевтан яңгыраган җавап сүзе дә шундый ук эчтәлекле һәм дулкынландыргыч булды.


Хәзерге призывникларның ни дәрәҗәдә хәрби хезмәткә әзер икәнлекләрен алар район сәхнәсендә күнегүләр ясап исбат иттеләр. Тамашачылар аларны көчле алкышларга күмде. Иртәгә армиягә китәсе егетләргә район исеменнән бүләк ясап, кул сәгатьләре тапшыру тантананың дулкынландыргыч мизгеле булды. Калган егетләргә исә, бүләкләр үзләре китәсе көнне биреләчәк. Истәлеккә фотога төштеләр. Еллар узгач та, әлеге көн турында фото искә төшереп торачак.

Фотоларны монда карарга http://www.aksubayevo.ru/ru/gallery/category/72--20042015.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев