Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ЧНКА кубогы – аксубайлыларда

Үткән якшәмбедә «Юность» спорт комплексында ТР буенча чуаш милли көрәше федерациясенең вице-президенты Сергей Иванов җитәкчелегендә көрәш буенча төбәкара турнир булып үтте. Монда республикадан һәм якын-тирә төбәкләрдән иң яхшы спортчылар-Алексеевск, Әлки, Чүпрәле, Нурлат һәм Аксубай районнары, Чистай шәһәре җыелма командалары һәм шулай ук Самара өлкәсенең Кошка, Чаллыбашы районнары спортчылары һәм Чуаш...

Үткән якшәмбедә «Юность» спорт комплексында ТР буенча чуаш милли көрәше федерациясенең вице-президенты Сергей Иванов җитәкчелегендә көрәш буенча төбәкара турнир булып үтте.

Монда республикадан һәм якын-тирә төбәкләрдән иң яхшы спортчылар-Алексеевск, Әлки, Чүпрәле, Нурлат һәм Аксубай районнары, Чистай шәһәре җыелма командалары һәм шулай ук Самара өлкәсенең Кошка, Чаллыбашы районнары спортчылары һәм Чуаш республикасы җыелма командасы килде. Иртәнге сәгать унда трибуналарда буш урыннар бөтенләй юк иде инде- тамашачылар бил алышуны зур кызыксыну белән күзәттеләр. Беренче сюрприз-ДШИ хореография коллективының бию композициясе залда аерым мохит тудырды.
Чара, зур спорт бәйрәме буларак, барлык катнашучыларның да Сәлих Сәйдәшев маршы астында тантаналы парадыннан башланып китте. Тантаналы линейкага 200 спортчы тезелеп басты. Һәм күркәм традиция буенча ярышларның баш хөкемдары Александр Скворцов район башлыгына командаларның чуаш милли ярышларына әзерлеге турында хәбәр итте. Татарстан һәм Чуашстан гимннары яңгырады.
Район башлыгы Камил Гилманов тантанада катнашучыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Атап әйткәндә, ул спортны, шул исәптән чуаш милли көрәшен үстерү өчен районда күп эшләр башкарыла һәм бу үз җимешләрен бирә, дип билгеләп үтте. Район җитәкчелеге яшь спортчыларга чын күңеленнән уңышлар теләде.
Ярышларда катнашучыларны һәм әлеге спорт төрен яратучыларны шулай ук ТР да Чуаш милли-мәдәни автономия рәисе Константин Яковлев, «Көрәш» чуаш милли көрәше буенча Федерациясе Президенты Виталий Васильев, «Көрәш» федерациясе вице-президенты Алексей Иванов котлады.
Спорт ярышлары ике келәмдә колач җәйде. Чыгышлар барышына ике хөкемдарлар коллегиясе бәя бирде. Ярышлар башлануга ук катнашучыларның һәм тренерларның дулкынлануы сизелеп торды. Бу аңлашыла да: келәмгә берсеннән-берсе көчле көндәшләр чыкты. Зал очрашулар барышын тын да алмый күзәтте, шул арада көчле кул чабулар, җанатарларның көч биреп кычкырган тавышлары яңгырады.
Әлеге спорт төренең нечкәлекләренә төшенмәгәннәргә шуны аңлатып үтәргә була, чуаш милли көрәше татар милли көрәшеннән бары тик кайбер кагыйдәләр буенча гына аерыла. Ярышта катнашучылар арасында татарча көрәш батырлары да бар иде һәм алар көрәш барышында квалификацияләрен үзгәрттеләр.
Ярышлар түбән сыйныф укучыларының бил алышуыннан башланып китте. Өлкәнрәк яшьтәге спортчылар үзләренең көчләрен,җитезлекләрен, җиңүгә омтылуларын күрсәттеләр. Алар үз позицияләрен кискен тоттылар. Спортның чынлап та кешене физик һәм рухи яктан чыныктыруына тагын бер кат инанасың. Әлеге спорт төре кешенең халкын формалаштыруда аерым урын алып тора. Шунысы шатлыклы, ул хәтта кызларны да үзенә җәлеп итә. Кызлар арасындагы турнирлар тагын да кызыклырак үтте. Көндәшләр лаеклы көч сынаштылар, иң көчлеләр финалга чыкты.
Финал турлары тагын да киеренкерәк үтте, чөнки иң көчлеләр бил алышты. Һәм, ниһаять, хөкемдарлар коллегиясе йомгак ясый. Йомгак нәтиҗәләрен көткән арада Антонина Артамонова, ирле-хатынлы Валентина һәм Эдуард Ильиннар концерт программасы белән чыгыш ясадылар.
Нәтиҗәләр белән танышу өчен спортчылар тантаналы линейкага төзелеп бастылар. Район башлыгы ярышларда катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде һәм алга таба уңышлар теләде. Көчле алкышлар астында җиңүчеләр һәм призерларны бүләкләү башланды. Аксубай җыелма командасы нәтиҗәләре түбәндәгечә иде. 28 килограммга кадәрле авырлыкта (2002 елда туган мәктәп укучылары) Азат Айзатуллин (Аксубай) 2 нче урынны алды; 40 кг кадәр - Михаил Егоров (Сөнчәле)-3 урында; 40 кг нан югары категориядә Роман Шугаев-1 урында, Михаил Горожанкин- 2 урында; 45 кг кадәр (95-97 елда туганнар): Александр Крайнов-1 урында; 50 кг кадәр (шул ук яшь төркемендә): Павел Калуков-1 урында, 60 кг кадәр: Роман Уканеев-1 урында, Евгений Ласточкин-3 урында (өчесе дә Сөнчәледән); 65 кг кадәр авырлык үлчәвендә (95-96 елда туганнар): Дмитрий Крюков (Сөнчәле)-1 урында; 75 кг кадәр (шул ук яшь төркемендә) Валерий Сулбаев (Октябрь)-3 урында. Шул ук авырлык категориясендә Детков Аркадий-2 нче, Анатолий Иванов-3 нче урында (икесе дә Сөнчәледән, Казанда белем алучы студентлар). 33 кг кадәр авырлык категориясендәге кызлар арасында (2000-2003 елда туганнар) Ольга Шугаева (Аксубай)-1 урында, 38 кг кадәр (2000-2003 елда туганнар арасында): Ильвира Салихова-1 урында, Рәзилә Хәмитова (Аксубай)-3 урында. Аксубай җыелма командасы тренеры (гомумкоманда зачетында) ЧНКА турнирының төп Кубогы белән мактау пьедесталына күтәрелгәч, зал шаулап алды. Мактау пьедесталының икенче баскычын Алексеевск җыелма командасы яулады, өченче баскычка Самара өлкәсенең Кошка районы спортчылары күтәрелде. Әлбәттә инде, ярышлар иң яхшыларны билгеләде, әмма җиңелүчеләр булмады, алар алга таба үз көчләрен сынап көч сынашачак. Шуның өстенә мондый турнирны тагын да күбрәк көрәшчеләрне җәлеп итеп, һәр елны үткәрү планлаштырыла. Бер сүз белән әйткәндә, көрәшчеләрне алда тагын да кызыклырак очрашулар көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев