Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Үч алу – хәлдән чыгу юлы түгел

15 нче марттан 10 нчы апрельгә кадәрге чорда Аксубай эчке эшләр бүлегенең вакыйгалар сводкасында җинаятьләр һәм вакыйгалар турындагы 205 хәбәр һәм гариза теркәлгән. Бер-берсен яраткан кешеләр арасында мәхәббәт уты сүнә һәм эш аерылышуга барып җитә икән, алар бер-берсеннән үч алу өчен фатир бүлешә башлыйлар һәм кайчакта ярдәм сорап полициянең кизү...

15 нче марттан 10 нчы апрельгә кадәрге чорда Аксубай эчке эшләр бүлегенең вакыйгалар сводкасында җинаятьләр һәм вакыйгалар турындагы 205 хәбәр һәм гариза теркәлгән.

Бер-берсен яраткан кешеләр арасында мәхәббәт уты сүнә һәм эш аерылышуга барып җитә икән, алар бер-берсеннән үч алу өчен фатир бүлешә башлыйлар һәм кайчакта ярдәм сорап полициянең кизү частена да шалтыраталар. Күптән түгел яшь ир-ат планшеты һәм таныклыгы югалуы турында гариза яза. Бактың исә, боларның икесен дә ачуы кабарган хатыны яндырган икән.
Аксубайда яшәүче бер хатын-кыз, ирем машинаны куып китте, яисә мине кыйный, дип полициягә еш мөрәҗәгать итә. Әлеге фактлар буенча тикшерүләр уздырылган, ә бит ир белән хатынның бергә яшәгәндә тупланган малы бары тик суд аша гына бүленә, ә кыйнау фактлары бөтенләй ачыкланмаган.
Бу, кем әйтмешли, вак-төяк кенә, ә менә бер ир-ат 7 сеннән 8 мартка каршы төндә сөйгәненең сараена ут төрткән. Кулга алынганнан соң ул үзенең гаебен танып гариза язган.
24 нче март төнендә билгесез затлар Аксубайда бер өйнең тәрәзәсен ватып керәләр һәм урын-җир әйберләрен урлап чыгалар. Йорт хуҗабикәсен балалары шәһәргә алып киткән була, ә өй караучысыз кала. Караклар өйдә кеше юклыктан файдаланалар да инде. Менә шуның өчен өйдән озак вакытка китеп торганда торакның техник яктан ныклыгы турында кайгыртырга, күршеләргә, туганнарга караштыргалый торырга кушарга, ә иң яхшысы сигнализация урнаштырырга кирәк. Иске Ильдерякта төсле металл яратучылар пәйда булган. Шуларның берсе - октябрь аеннан алып мартка кадәр кеше яшәмәгән йортлардан кирәк-ярак урлаган каракның шәхесе ачыкланган, аңа карата җинаять эше ачылган. Ә менә мунча кирәк-яракларын, шул исәптән самавыр урлаган икенче каракны полиция эзли.
Иске Ильдерякта кәеф-сафа кору, Тольятти шәһәреннән килгән кунакның чалбар кесәсеннән дүрт мең сум акчасын урлау белән тәмамлана. Район үзәгендәге күп фатирлы йортларның берсендә билгесез затлар подвалдан бер капчык бәрәңге урлыйлар. Дума авылында урамда калдырылган автомашинаның дәүләт билгесен салдырып алганнар.
Өлкән яшьтәге хатынга улы зыян сала. Улына тәрбия бирүгә бөтен көчен куйган 88 яшьлек әби, картлык көнендә баласының кыйнау-рәнҗетүенә түзеп яшәрмен дип башына да китермәгәндер инде. Исерек улы аны мие селкенгәнче кыйный. Явызга карата җинаять эше кузгатылган, әби дәвалау курсы уза.
Әгәр дә сезгә югарыда телгә алынган яисә әзерләнгән җинаятьләр турында нәрсә дә булса мәгълүм икән, 02; 2-72-06; 2-79-74 телефоннары буенча шалтыратып Аксубай эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегез сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев