Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бурычлыларга чит илгә чыгу тыела

Ел башыннан Россия ФСБ ның чик буе хезмәтенә бурычлары булган гражданнарның Россия чикләренә чыгу хокукын чикләгән 6,1 меңнән артык карар җибәрелгән. Сишәмбе көнне хөкүмәт йортында үткән видеобрифингта бу турыда ТР буенча Суд приставларының Федераль хезмәт Идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Радик Ильясов белдерде. Районның өлкән суд приставы Госман Билалов хәбәр иткәнчә,...

Ел башыннан Россия ФСБ ның чик буе хезмәтенә бурычлары булган гражданнарның Россия чикләренә чыгу хокукын чикләгән 6,1 меңнән артык карар җибәрелгән.


Сишәмбе көнне хөкүмәт йортында үткән видеобрифингта бу турыда ТР буенча Суд приставларының Федераль хезмәт Идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Радик Ильясов белдерде.
Районның өлкән суд приставы Госман Билалов хәбәр иткәнчә, безнең районда әлеге исемлектә бурычлары меңнәр һәм дистәләгән мең сумнар белән генә чикләнмәгән 32 кеше исәпләнә. Хәер, Закон буенча бурыч суммасы билгеләнешкә ия түгел, бурычы "тиеннәр" белән исәпләнгән, яки "миллион" сумнар тәшкил иткән бурычлыларның да чит илгә чыгу хокукы тыела. Тик менә тегесе белән дә, монысы белән дә проблема көтмәгәндә килеп чыгарга мөмкин - чит ил паспортлары, билетлар сатып алынган, очарга әзерләнгән вакытта яки чик буе күзәтүе үткәндә. Әлеге категория гражданнар категориясенә кредитлар, алиментлар түләргә теләмәгән кешеләр эләгергә мөмкин. Ә менә бурычлы кешенең чит илгә чыгуын тыю процедурасы озак вакытка сузыла. "Бу бер-ике көн эчендә генә хәл ителер дип уйлау дөрес түгел, дип ассызыклады Радик Ильясов. - Чит илгә чыгар алдыннан бурычларны түләү турында вакытында кайгыртырга кирәк».
Проблемаларга дучар булырга теләмисез икән, бурычларыгыз юкмы икән, шуны тикшерегез. Башкача чит илгә чыга алмаячаксыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев