Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Боз – юк, куркыныч яный

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча комиссиянең чираттагы утырышында көзге-кышкы чорда су объектларында үз-үзеңне имин тоту хакында сөйләделәр. Сезонара чорда, кыш көне балык тотарга яратучылар, яңа тимераякларны бозда сынап карарга ашыккан бала-чага, юлны кыскартырга теләп боз аша чыгучылар су объектларындагы иминлек кагыйдәләренә игътибар бирмиләр: өлкәннәр - боз калынлыгына ышанып,...

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча комиссиянең чираттагы утырышында көзге-кышкы чорда су объектларында үз-үзеңне имин тоту хакында сөйләделәр.



Сезонара чорда, кыш көне балык тотарга яратучылар, яңа тимераякларны бозда сынап карарга ашыккан бала-чага, юлны кыскартырга теләп боз аша чыгучылар су объектларындагы иминлек кагыйдәләренә игътибар бирмиләр: өлкәннәр - боз калынлыгына ышанып, ә балалар - белмичә. Шуңа күрә дә, каты суыклар булмау сәбәпле комиссия, җирлек башлыкларына кешеләрнең иминлеге турында алдан ук кайгыртырга киңәш итә.


-Атап әйткәндә, бозга керү һәм чыгуны тыйган билгеләр куярга, законсыз боз кичүләре җайланмаларын урнаштыруны кисәтүгә бәйле катгый чаралар күрергә, - дип киңәш бирә комиссия рәисе Анатолий Горбунов. - Кешеләр бозга автотранспорт белән кермәсеннәр өчен киртәләр куярга, чөнки кешеләрнең законсыз боз кичүеннән файдаланырга теләп, тәвәккәләгән һәм үлемгә дучар булган очраклар бар. Сулыклар булган торак пунктларда бозда иминлек чараларын үтәү турында аңлату эшләре алып барылачак. Су ресурсларында иминлек кагыйдәләрен үтәүне җаваплы затлар һәм полициянең участок уполномоченныйлары күзәтәчәк. Комиссия сулыкларны арендага алучылардан һәм алардан файдаланучылардан алар хуҗа булган су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итүгә бәйле тиешле барлык чараларны күрүне үтенде.

Фото http://www.google.com/imgres?imgurl=http://www.uchaly-rb.ru/upload/iblock/fb5/%2525D0%2525BB%2525D0%2525B5%2525D0%2525B4.jpg&imgrefurl=http://www.uchaly-rb.ru/news/detail.php?news%3D81415&h=190&w=300&tbnid=bKILi8VfQWXiEM:&docid=SYG-7e4sBZEd0M&ei=bnAoVoiSDqGpyQPy95jQCg&tbm=isch&ved=0CCsQMygPMA9qFQoTCIiBuOyo1cgCFaFUcgod8jsGqgсайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев