Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Без, һичшиксез, кабат киләчәкбез

Апрельдә Аксубай лицееның составында 10 кеше булган "Сергей Яковлев исемендәге "Ориент" эзләнү отряды Новгород өлкәсенең Мясной бор авылы янында алып барылган чираттагы Хәтер вахтасына барды. 1941-42 нче елларда биредә Ленинград чолганышын өзү буенча 2 нче Удар, 52 нче һәм 59 нчы армияләр катнашында кискен бәрелешләр булган. Аксубай эзләүчеләре Новгород урманнарында...

Апрельдә Аксубай лицееның составында 10 кеше булган "Сергей Яковлев исемендәге "Ориент" эзләнү отряды Новгород өлкәсенең Мясной бор авылы янында алып барылган чираттагы Хәтер вахтасына барды.



1941-42 нче елларда биредә Ленинград чолганышын өзү буенча 2 нче Удар, 52 нче һәм 59 нчы армияләр катнашында кискен бәрелешләр булган.


Аксубай эзләүчеләре Новгород урманнарында беренче ел гына эшләмиләр, һәм һәр вахта куркыныч һәм аянычлы табылдыклары белән шаккаттыра. Ун экспедицион эш көне дәвамында отряд тарафыннан 1942 елда 2 нче Удар армия чолганышыннан чыккан вакыттагы бәрелешләрдә һәлак булган дүрт кызылармияченең җирләнмәгән җәсәде табылган. Экспедициядә катнашкан Лиана Шәйхетдинова сөйләгәннәрдән: "Мин үзәнлеккә барырга җыенганда, "гомумән, Үзәнлек нәрсә соң ул?" дигән сорауга җавап эзләдем. Әмма җавап таба алмадым, чөнки аны сүзләр белән генә аңлату мөмкин түгел. Казу эшләре вакытында, син үз өстеңдә зур җаваплылык тоясың, барысын да күреп, бер генә нәрсәне дә игътибар үзәгеннән читтә калдырмыйсы иде, дип уйлыйсың, кемнеңдер тормышы синең кулда икәнлеген яхшы аңлыйсың. Һәлак булганнарның исемен кире кайтару мөмкинлеге барлыгын исеңнән чыгармыйсың. Һәм без Үзәнлеккә, һичшиксез, кабат киләчәкбез".


8 май көнне Мясной борда җәсәдләрне мемориаль зиратта җирләү тантанасы була. 9 май көнне укучылар, "Сергей Яковлев исемендәге "Ориент" эзләнү отряды әгъзалары Аксубайга кайтып, "Мәңгелек ут" итәгенә чәчәкләр салдылар.


Алар һәлак булган сугышчылар турындагы истәлекне саклау бурычын намус белән һәм лаеклы үтәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев