Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баландага Троица бәйрәменә!

Якшәмбе көнне районның Рус милли үзәге массакүләм тамаша - Түбән Баланда авылында изге Троица көнен үткәрә. Быел әлеге бәйрәм Түбән Баландада 16 нчы тапкыр уздырылу сәбәпле, тамаша тагын да кызыграк булачак. Монда Троица авыл мәдәният йорты каршындагы махсус мәйданда үтәчәк. Бәйрәм кунакларын төп символ «кояшлы» йомырка тәбәсе, куастан авыз иттерәләр...

Якшәмбе көнне районның Рус милли үзәге массакүләм тамаша - Түбән Баланда авылында изге Троица көнен үткәрә.


Быел әлеге бәйрәм Түбән Баландада 16 нчы тапкыр уздырылу сәбәпле, тамаша тагын да кызыграк булачак. Монда Троица авыл мәдәният йорты каршындагы махсус мәйданда үтәчәк. Бәйрәм кунакларын төп символ «кояшлы» йомырка тәбәсе, куастан авыз иттерәләр һәм бөтен хасталарны куып чыгару өчен, минек белән чабалар.Теләк теләп, шунда ук каенга тасма бәйләп куялар.
Троица аланында олысы да, кечесе дә күңел ачалар, бииләр, җырлыйлар, төрле уеннар уйныйлар. Ә аннан соң гармунга кушылып, каен ботагын авыл читенә алып чыгып, күпердән елгага ташлыйлар. Бәйрәм сәгать10.00 да башлана. Оештыручылар район халкын бәйрәмгә чакыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев