Балаларны саклыйк
Кичә районда һәм республикада "Игътибар-балалар!" Бөтенроссия профилактик чараның өченче этабы тәмамланды. ЮХИДИның Аксубай бүлегендә хәбәр итүләренчә, әлеге чараны үткәрү чорында районда балалар катнашында бер генә юл-транспорт вакыйгасы да теркәлмәгән. Шуның белән бергә, ел башыннан республикада мондый 500 очрак теркәлгән, анда 17 бала һәлак булган, 485 е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре...
Кичә районда һәм республикада "Игътибар-балалар!" Бөтенроссия профилактик чараның өченче этабы тәмамланды.
ЮХИДИның Аксубай бүлегендә хәбәр итүләренчә, әлеге чараны үткәрү чорында районда балалар катнашында бер генә юл-транспорт вакыйгасы да теркәлмәгән. Шуның белән бергә, ел башыннан республикада мондый 500 очрак теркәлгән, анда 17 бала һәлак булган, 485 е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Узган ел белән чагыштырганда, балалар катнашында килеп чыккан юл-транспорт вакыйгалары - 12 очракка, зыян күргән балалар саны 16га арткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев