Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Балаларга зур бүләк

Дүшәмбе көнне ремонттан соң район үзәгендә «Радуга» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ачылды. Шулай итеп әлеге дүшәмбе соңгы ике айда әлеге учреждениегә йөрүче мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләре өчен иң бәхетле көннәрнең берсенә әверелде. Шулай булмый ни, чөнки балалар бакчасы ремонтта вакытта аларга балаларын калдырып тору өчен урын эзләргә кирәк булды. Әлеге...

Дүшәмбе көнне ремонттан соң район үзәгендә «Радуга» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ачылды.


Шулай итеп әлеге дүшәмбе соңгы ике айда әлеге учреждениегә йөрүче мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләре өчен иң бәхетле көннәрнең берсенә әверелде. Шулай булмый ни, чөнки балалар бакчасы ремонтта вакытта аларга балаларын калдырып тору өчен урын эзләргә кирәк булды. Әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең түбәсе битум белән генә капланган булу сәбәпле, яңгыр үтмәсен өчен аны ел саен ремонтлап торырга кирәк иде. Соңгы елларда исә болай эшләү генә ярдәм итмәде, түбәдән үткән суны җыю өчен төркемнәрдә, йокы бүлмәләренә ләгәннәр тезеп чыгалар, су хәтта беренче кат коридорлары буйлап акты. Шулай булуга карамастан, түбәне ремонтлауны мәгариф учреждениеләрен ремонтлауны үз эченә алган бер генә программага кертү мөмкин булмады. Әмма район җитәкчелеге хәлдән чыгу юлын тапты һәм балалар бакчасы түбәсенә капиталь ремонтлауны ТКХ министрлыгы аша резерв фондыннан үткәрүне үтенеп Министрлар Кабинетына хат белән мөрәҗәгать итте. Заманча түбә ябуда И.И.Хәмидуллин житәкчелегендәге «Максад» ООО подрядчылары тырышып хезмәт куйдылар.Түбәне капиталь ремонтлаудан тыш, бинаның эчендә дә үзгәрешләр булган-электр үткәргечләре тулысынча алмаштырылган (әлеге эшне В.Горячев җитәкчелегендәге «Энергонадзор» хезмәткәрләре намус белән башкарган). Параллель рәвештә төркемнәрдә ремонт эшләре алып барылды, территория җыештырылды, кочегаркадан бинага тоташучы җылыту системасы җылытылды, бинага керү юлындагы элмә такта яңартылды.
Атнаның беренче көне балалар бакчасы коллективы, биредә тәрбияләнүче балалар, күпсанлы кунаклар өчен ал тасма кисү белән чын бәйрәмгә әверелде.
-Министрлар Кабинеты, ТКХ министрлыгы бусагасын таптау сезнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен ремонтлауны гамәлгә ашыруда зур роль уйнады. Безгә йөз белән караганнары, хыялларны тормышка ашыруда ярдәм иткәннәре өчен аларга рәхмәт әйтәсе килә. Беренче чиратта Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов һәм Премьер Министр Фәрит Мөхәммәтшинга рәхмәт белдерәбез, бүгенге көндә республикада мәгариф һәм социаль өлкә учреждениеләре ремонтлау алар җитәкчелегендә алып барыла,-дип билгеләп үтте тантанада Камил Гилманов. Ул үзенең урынбасары Юныс Хәмидуллин, подрядчылар, мәгариф бүлеге начальнигы һәм балалар бакчалары эшен контрольдә тотучы Дәүләт янгын күзәтүе һәм Роспотребнадзор вәкилләре озатуында төркемнәр буйлап шәхсән карап үтте. -Әлеге эшләрне башкаруда безгә җитәкчеләр белән беррәттән эшчеләр һәм, әлбәттә инде, ата-аналар, хәтта балаларның бабалары да ярдәм итте,-дип сөйли бакча мөдире Гөлназ Гайфуллина.-Беренче чиратта ата-аналар, педагоглар коллективы исеменнән район башлыгы Камил Гилмановка, аның урынбасары Юныс Хәмидуллинга, мәгариф бүлеге начальнигы Әминә Вәлиуллинага, Илгизәр Хәмидуллинга, Владимир Горячев җитәкчелегендәге подрядчыларга балалар бакчасын ремонтлауда булышлык күрсәтүләре өчен олы рәхмәт әйтәсе килә. Ремонт эшләренең төрле этапларында һәм төрле эшләрдә ярдәм иткән җитәкчеләр-Фәрхат Аюповка, Фәнис Сафинга, Леонид Жуковка, Рөстәм Моратшинга, Евгений Казаковка һәм Җәмил Гайфуллинга да рәхмәт белдерәбез. Ремонт эшләреннән читтә калмаган бакча коллективы, ата-аналар да рәхмәткә лаек. Балаларга бакчада өйдәге кебек җылы, уңайлы булсын өчен бергәләп без барысын да эшләргә тырыштык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев