Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Авыруны кисәтү мөмкин

Кичә йод дефициты авыруларын кисәтү буенча Бөтенроссия акциясе старт алды. Аның кысаларында Аксубай район хастаханәсендә фельдшерлар белән калкансыман биз авыруларын кисәтү турында лекцияләр үткәрелде. Медиклар мәгълүмат стендлары да әзерләгән иделәр. "Безнең халык, бөтен Россия кешеләре кебек үк, йодны нормага караганда өч тапкырга азрак куллана, - дип белдерде район хастаханәсе баш...

Кичә йод дефициты авыруларын кисәтү буенча Бөтенроссия акциясе старт алды.

Аның кысаларында Аксубай район хастаханәсендә фельдшерлар белән калкансыман биз авыруларын кисәтү турында лекцияләр үткәрелде. Медиклар мәгълүмат стендлары да әзерләгән иделәр. "Безнең халык, бөтен Россия кешеләре кебек үк, йодны нормага караганда өч тапкырга азрак куллана, - дип белдерде район хастаханәсе баш табибы урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов. - Йод дефициты - баш мие зарарлану һәм психик үсеш бозылуның иң таралган сәбәбе, ә бит әлеге авыруларны кисәтергә мөмкин. Йод дефициты авыруларын кисәтү буенча барлык чаралар да йодны физиологик куллану нормаларына нигезләнгән. Йодлаштырылган тоз куллану әлеге авыруларны кисәтүнең күбрәк өйрәнелгән, нәтиҗәле һәм тәкъдим ителгән ысулы. Ун елдан бирле Россиядә "Йод дефициты китереп чыгарган авыруларны кисәтү буенча чаралар турында"гы дәүләт программасы эшли".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев