Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Арадашчыларсыз

Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр хәзер интернет аша сату итә ала. Күптән түгел шәхси хуҗалык тотучы, крестьян-фермер эшчәнлеге белән шөгыльләнүче кешеләр өчен FARMERSTORE электрон белдерүләр тактасы (http://farmerstore.ru) ачылды. Биредә үзеңдә җитештерелгән авыл хуҗалыгы товарын сатарга, техника, азык-төлекне сатып алырга, яки авыл хуҗалыгы хезмәтләрен тәкъдим итәргә була. Электрон белдерүләр тактасының оештыручысы булып...

Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр хәзер интернет аша сату итә ала.
Күптән түгел шәхси хуҗалык тотучы, крестьян-фермер эшчәнлеге белән шөгыльләнүче кешеләр өчен FARMERSTORE электрон белдерүләр тактасы (http://farmerstore.ru) ачылды. Биредә үзеңдә җитештерелгән авыл хуҗалыгы товарын сатарга, техника, азык-төлекне сатып алырга, яки авыл хуҗалыгы хезмәтләрен тәкъдим итәргә була.
Электрон белдерүләр тактасының оештыручысы булып ТР авыл хуҗалыгы сәнәгатенең мәгълүмати-белешмә хезмәте, ТР фермер һәм шәхси крестьян хуҗалыклары ассоциациясе тора.
Биредә сату-алу, хезмәт күрсәтү буенча белдерүләр бушлай урнаштырыла. Әлеге хезмәт җитештерелгән товарның сату җирлеген киңәйтү, товарны арадашчыларсыз сату-алу мөмкинлеге бирәчәк. Шул ук вакытта сатып алучыларның да санын арттырырга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев