Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубайныкын сатып ал!

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләре Казанда үткәрелгән ярминкәдә катнаштылар. Бу юлы да авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре, эшмәкәрләр үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим иттеләр. Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә даими йөрүчеләр - пенсионерлар, аз тәэмин ителгән гаиләләр. Республиканың азык-төлек базарында бәяләрнең арта баруы сәбәпле, ярминкәдә авыл хуҗалыгы товарлары сәүдә челтәрләрендәге бәяләрдән 15-20 процентка арзанракка...

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләре Казанда үткәрелгән ярминкәдә катнаштылар.



Бу юлы да авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре, эшмәкәрләр үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим иттеләр. Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә даими йөрүчеләр - пенсионерлар, аз тәэмин ителгән гаиләләр. Республиканың азык-төлек базарында бәяләрнең арта баруы сәбәпле, ярминкәдә авыл хуҗалыгы товарлары сәүдә челтәрләрендәге бәяләрдән 15-20 процентка арзанракка сатылды. Арзан, сыйфатлы кыр, ферма, бакча һәм шәхси хуҗалыклар продукциясе шәһәр халкы өчен уңышлы табыш.


Аксубайдан килгән вәкилләр республика башкаласы халкына кәбестә, кызыл чөгендер, кишер, бәрәңге, кабак, бал сатты. "Аксубай" АФ, "Сөт иле Аксу", "Аксу Агро", "Сөлчә" бөртек культуралары, сөт тәкъдим иттеләр. Аксубай җитештерүчеләре казанлыларга йөзләгән мең сумлык продукция саттылар.


Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыру буенча әлеге социаль проект безнең район территориясендә дә 1 ноябрьдә дәвам итәчәк. Анда Аксубай халкы, пенсионерлар кибеттәгедән күпкә арзанрак бәядән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып ала алачак. Ярминкәләр үткәрүнең тагын бер уңай ягы шунда, кешеләрне кышкы чорга азык-төлек белән тәэмин итү - базар бәяләрен тотрыклы тотуга ярдәм итәчәк.


Мәдәният йорты каршындагы территориядә районның авыл җирлекләре яшелчә, башка продукция сатуны оештырачаклар. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре шәхси хуҗалыклары булган кешеләргә бөртекле культуралар тәкъдим итәчәк. Шул ук вакытта, район газетасында хәбәр ителгәнчә, Аксубайда җитештерелгән продукция күргәзмәсе оештырыла һәм монда ашамлыклардан авыз итү мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев