Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Республикада өченче

Районның җыелма командасына кергән-2001-2002 елларда туган кызлар командасы "Күн туп" клубы призына үткәрелгән республика ярышларыннан өченче урынны яулап кайтты. Ярышлар финалында Казан, Әлмәт шәһәрләренең, Балтач һәм Аксубай районнарының иң көчле командалары көч сынашты. Әлмәтлеләр белән матчта безнекеләр оттырды, аның каравы башкала командасын 4:1 исәбе белән җиңделәр, ә балтачлылар белән тигез...

Районның җыелма командасына кергән-2001-2002 елларда туган кызлар командасы "Күн туп" клубы призына үткәрелгән республика ярышларыннан өченче урынны яулап кайтты.


Ярышлар финалында Казан, Әлмәт шәһәрләренең, Балтач һәм Аксубай районнарының иң көчле командалары көч сынашты. Әлмәтлеләр белән матчта безнекеләр оттырды, аның каравы башкала командасын 4:1 исәбе белән җиңделәр, ә балтачлылар белән тигез исәпкә уйнадылар.
Мактаулы өченче урын да безнең кызлар өчен зур җиңү булды, чөнки һәр авыл командасына да республика дәрәҗәсендә иң көчлеләр исәбенә керү бәхете елмаймый. Монда, һичшиксез, тренерлар Рәис Бикушев белән Валерий Павловның тырышлыгы зур. Ә Иске Ибрай урта мәктәбе укучылары Ч. Ногъманова, Г. Хөсәенова, Л. Сәрвәрова, Гөлфия һәм Гөлсинә Гайнетдиновалар, А. Яруллина, М. Нигъмәтуллина, Аксубай лицееннан А. Тихейкина, А. Ефимова, Э.Шәйхнурова һәм Иске Ильдеряктан К. Николаева районга уңыш һәм дан китерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев