Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Үзләренә юл салганнар

Авыл халкының төп проблемаларыннан берсе - юллар. Урамнарда тәртип хөкем сөрсен, язгы-көзге чорда техника юлларны бозмасын өчен, авыл кешеләре нәрсә генә эшләмиләр. Урмандеево авылында да бу чорда хәтта үзәк урамнарда йөрерлек түгел. Авыл кешеләре җыелып, Партизаннар урамы проблемасын бергәләп хәл итәргә булалар. Аларга авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев һәм җирле...

Авыл халкының төп проблемаларыннан берсе - юллар.

Урамнарда тәртип хөкем сөрсен, язгы-көзге чорда техника юлларны бозмасын өчен, авыл кешеләре нәрсә генә эшләмиләр. Урмандеево авылында да бу чорда хәтта үзәк урамнарда йөрерлек түгел. Авыл кешеләре җыелып, Партизаннар урамы проблемасын бергәләп хәл итәргә булалар. Аларга авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев һәм җирле депутат Федор Семенов юлны ремонтлау эшен актив оештыруда ярдәм иткәннәр.
Урам халкы гаиләләре белән шимбә өмәләренә чыкканнар: Мокиннар, Мироновлар, Карпухиннар уртак эш өчен вакытларын да, көчләрен дә кызганмадылар. Элеккеге кирпеч заводының ташландык шахтасыннан кирпеч казып алып, аны трактор әрҗәсенә төяп килеп, юлга салалар. Алексей Кондратьев һәм шәхси тракторлары булган гаиләләр әлеге мөһим эшкә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Әнә шулай бергәләп, алар өч йөз метрга якын юл салганнар. Хәзер бу юлдан җиңел машина белән дә рәхәтләнеп йөреп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев