Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Жәмәгать дружиначылары берәмләп санарлык

Тәртип саклау буенча җәмәгать пункты каршындагы җәмәгатьчелек Советының чираттагы утырышы шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең ОПОП базасында үтте. Совет эшендә Аксубай районы буенча МВД бүлеге начальнигы Сәлихҗан Сафин, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, ООП буенча полиция начальнигы урынбасары Анатолий Скворцов, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Утырышта ДНДны оештыру, балигъ булмаганнар арасында хокук...

Тәртип саклау буенча җәмәгать пункты каршындагы җәмәгатьчелек Советының чираттагы утырышы шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең ОПОП базасында үтте.


Совет эшендә Аксубай районы буенча МВД бүлеге начальнигы Сәлихҗан Сафин, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, ООП буенча полиция начальнигы урынбасары Анатолий Скворцов, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Утырышта ДНДны оештыру, балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау һәм административ күзәтү астына алынган затларны өйләренә барып тикшерү мәсьәләләре каралды.


Аксубай ОПОП начальнигы Шамил Сәхабетдинов җәмәгать тәртибен саклау пункты эше турында хисап тотты. Ул район үзәгендә ирекле халык дружинасы эшенең ничек оештырылуы турында сөйләде, күпләрнең әле дә булса әлеге җәмәгать эшенә салкын карауларын билгеләп үтте. Аның каравы утыз оешма исемлегендә -"Татавтодор" ААҖ филиалы, «Татмедия»ААҖ филиалы район газетасы редакциясе, "Аксубайлес" ГБУ, техникум, ДОСААФ район бүлеге коллективлары кебек активистлар да бар.


-Ирекле дружиналар полиция хезмәткәрләре белән берлектә бистә буйлап рейдка чыгалар. Безнең яктылык кайтаргыч билгеләр булган аркачыкларыбыз, бәйләвечләребез бар, без таныклыкларга да заказ бирдек,-дип билгеләп үтте Шамил Сәхабетдинов.
Шулай да, аның сүзләренә караганда, таныклыклар өчен һәм терәк пункты начальнигына хезмәт хакы түләү мәсьәләләре хәл ителми кала бара.


Утырышта чыгыш ясаучы Сәлихҗан Сафин, җәмәгатьчелек Советының отчет утырышлары ешрак үткәрелсә, килеп туган мәсьәләләр дә оперативрак хәл ителер иде, дигән киңәш бирде.


ПДН ның өлкән инспекторы Игорь Белов балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекция эше турында хисап тотып, 12 ай эчендә яшүсмерләр арасындагы җинаятьләрнең 26 дан 15 кә кимүен билгеләп үтте. Әмма авыр яшүсмерләр бар һәм алар белән максатка юнәлешле эш алып барырга кирәк. Мәгариф бүлеге белгече Гөлкәй Хәйруллина да бу турыда сөйләде.


-Районның белем бирү учреждениеләренең үз эчке мәктәп исәбе бар, анда авыр яшүсмерләр генә түгел, шулай ук уңышсыз гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм тәрбиягә алынган балалар да исәптә тора, - дип билгеләп үтте мәгариф белгече. - Мондый яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалау өчен генә түгел, шулай ук хәзерге заманда яшүсмерләргә хас булган суицид күренешләренә юл куймас, моңа кадәр гаиләдә күзәтелгән уңышсызлыкларны ачыклау өчен дә педагоглар әлеге балалар белән эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев