Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Үзебезгә бәйле

Шимбә көнне район җитәкчелеге һәм төрле хезмәт вәкилләре Татар Сөнчәлесе халкы белән очраштылар. Соңгы айларда Татар Сөнчәлесендә башкарылган эш нәтиҗәләре белән Мюд авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Татьяна Зюзина таныштырды. Монда торбаүткәргечтәге аварияне төзәтү максаты белән, суүткәргечнең бер өлешен алмаштырганнар. Авыл территориясен төзекләндерү буенча икеайлык үткәрелгән, чишмәгә алып бара торган...

Шимбә көнне район җитәкчелеге һәм төрле хезмәт вәкилләре Татар Сөнчәлесе халкы белән очраштылар.


Соңгы айларда Татар Сөнчәлесендә башкарылган эш нәтиҗәләре белән Мюд авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Татьяна Зюзина таныштырды.

Монда торбаүткәргечтәге аварияне төзәтү максаты белән, суүткәргечнең бер өлешен алмаштырганнар. Авыл территориясен төзекләндерү буенча икеайлык үткәрелгән, чишмәгә алып бара торган күпергә ремонт ясаганнар. 14 майда гражданнар җыены үткәрелгән, урамнар торышы өчен җаваплы кешеләр, авыл старостасы сайланган.
Җирлек башлыгы вазыйфаларын башкаручы кайбер проблемаларга тукталды. Атап әйткәндә, урамнар яктыртылмый, Сөлчә елгасы аша күпергә ремонт таләп ителә, үзәк урамга юл кирәк, эчәргә яраклы су бары тик чишмәдә генә.

Авылда 300 кеше яши, башлангыч мәктәп-балалар бакчасы комплексы, мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, ике сәүдә ноктасы эшли.

Татьяна Зюзина терлекләрне асрау мәсьәләсен дә күтәрде. Кайбер хуҗалар терлекләрен иркенләп утлауга чыгарып җибәрәләр. Мал-туар "Сөт иле Аксу" филиалы басуларына зыян сала. Бу хәл шулай дәвам итсә, хуҗаларга карата кырыс чаралар күреләчәк.
Авыл халкы да үз сүзен әйтте. Шуннан соң проблемалар тагын да артты. Мәсәлән, сыерларны лейкоз авыруына тикшерү өчен анализга кан алырга, башлангыч мәктәп-балалар бакчасы комплексына ремонт ясарга кирәк.
Авылда хуҗасыз этләр күбәеп киткән. Очрашуда күтәрелгән кайбер мәсьәләләр буенча район башлыгы Камил Гилманов район ведомстволары һәм хезмәтләре җитәкчеләренә боерык бирде.
-Проблемаларны хәл итүгә җитди якын килергә кирәк, - дип ассызыклап үтте ул авыл халкына мөрәҗагать итеп. - Шуны аңлагыз, күп нәрсә үзебездән тора. Урамда терлекләр иркенләп утлап йөргәндә, авыр техника урамнарны изгәндә, өйләр тирәсендә чүп-чар өелеп ятканда, нәрсә көтәргә була?
Район җитәкчесе билгеләп үткәнчә, үзгәрешләр булачак, тик авыл халкы үзе дә тәртип урнаштыруда хакимият органнарына ярдәм итәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев