Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Үзебез – артист та, режиссер да

Иҗат кешеләре төрле очракта да үз талантларын күрсәтергә мөмкинлек табалар. Мисалга Урмандеева авылы халкын гына алыйк. Үз авылында сәхнә вокалы белән данлыклы Галина Мельникова үз тирәсенә шундый ук инициативалы һәм кызыксынучан табигатьле кешеләрне җыйган. "Авыл энҗеләре" иҗат коллективына лимонад заводы технологы Галина Кондратьева, Савгач урта мәктәбе укытучылары Егор Михайлов, Галина...

Иҗат кешеләре төрле очракта да үз талантларын күрсәтергә мөмкинлек табалар.

Мисалга Урмандеева авылы халкын гына алыйк. Үз авылында сәхнә вокалы белән данлыклы Галина Мельникова үз тирәсенә шундый ук инициативалы һәм кызыксынучан табигатьле кешеләрне җыйган. "Авыл энҗеләре" иҗат коллективына лимонад заводы технологы Галина Кондратьева, Савгач урта мәктәбе укытучылары Егор Михайлов, Галина Еремеева, өлкән сыйныф укучылары Евгений Музилеев һәм Николай Карпухин, шулай ук Иван Мельников һәм Геннадий Мельников кергән.
Үзешчән артистлар чуаш телендә заманча пьесаны сәхнәләштерергә алынганнар. Сюжет заманча авыл тормышының күп кенә проблемаларын, әти-әниләр белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне үз эченә алып, әхлакый кыйммәтләр турында уйланырга җирлек тудыра. Алар катлаулы режиссерлык моментларын хәл итеп, декорацияләрне әзерләгәннәр.
Авылдашлары алдында спектакль белән уңышлы чыгыш ясаганнар. Пьесаны Яңа Чишмә районында һәм Иске Ильдеряк авылында да сәхнәгә куйганнар.
Фото https://www.google.ru/url?sa=i&rct=j&q=&esrc=s&source=images&cd=&cad=rja&uact=8&ved=0CAcQjRw&url=http%3A%2F%2Fphototimes.ru%2Fimage%2F20142750%2F&ei=ojwZVem5BMTbPOi4gKAG&bvm=bv.89381419,d.ZWU&psig=AFQjCNFpvWVTPoITywmPzjaYhmnAvv15ig&ust=1427803653696241 сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев