Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Законсыз мигрантларны – җаваплылыкка

Татарстанда "Мигрант" оператив-профилактик операция үтте. Законсыз мигрантларның Татарстан территориясенә үтеп керүен ачыклау эшендә Миграция хезмәте идарәсе, МВД, прокуратура һәм наркоконтроль хезмәтләре катнашты. Әлеге хезмәтләрнең район бүлекчәләре закон бозучыларны район җирлегендә дә тапты. - Аксубай җирлегендә Миграция кагыйдәләренә караган законнарны бозган өчен 2 Үзбәкстан һәм бер Тажикстан гражданины җаваплылыкка тартылды, -...

Татарстанда "Мигрант" оператив-профилактик операция үтте.


Законсыз мигрантларның Татарстан территориясенә үтеп керүен ачыклау эшендә Миграция хезмәте идарәсе, МВД, прокуратура һәм наркоконтроль хезмәтләре катнашты. Әлеге хезмәтләрнең район бүлекчәләре закон бозучыларны район җирлегендә дә тапты.

- Аксубай җирлегендә Миграция кагыйдәләренә караган законнарны бозган өчен 2 Үзбәкстан һәм бер Тажикстан гражданины җаваплылыкка тартылды, - дип хәбәр итте Федераль миграция идарәсе хезмәтенең Аксубай бүлеге башлыгы Фәретдин Шаязданов. - Шулай ук Тажикстан гражданинының районда шәхси эшмәкәргә эшкә урнашу факты ачыкланды. Законсыз мигрант ике мең сум күләмендә штраф түләгән, шәхси эшмәкәргә миграция законын бозу 25 мең сумга төшкән.

Районның миграция хезмәте, МВД бүлеге һәм прокуратура законсыз миграция белән көрәшне төрле акцияләр барышында гына түгел ел дәвамында алып баралар. Мәсәлән, 2014 елның 9 ае эчендә генә дә УФМС бүлеге тарафыннан Россиядә законлы яшәү режимын бозган өчен 14 чит ил гражданины җаваплылыкка тартыла.
Соңгы вакытта чит ил гражданнарын "прописка"лы итәр өчен генә теркәү очраклары күбәеп китте. Чит ил гражданнары Россиягә килеп акча эшләү мөмкинлеге алу өчен шушы ялган "прописка" өчен түләргә әзер. Зур шәһәрләрдә кайберәүләр шул юнәлештә хәтта бизнес оештыралар.

Районда яшәүче 13 кеше дә шул рәвешле баеп китәргә уйлаган, алар Россия территориясендә законсыз яшәгән чит ил гражданнарын торак белән тәэмин иткәннәр. Законнарны белмәү җаваплылык һәм штрафлардан азат итми - аларның һәрберсе 2 мең сум күләмендә штраф түләгән.

Рөхсәт кәгазьләреннән башка район территориясендә эшчәнлек алып барган алты чит ил гражданины җавапка тартылган. Аларга эш биргән 4 вазыйфаи затка 25 мең сум күләмендә штраф салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев