үз кулларың белән ясалган әйбер кадерле
Мәктәптә уллары агач кисәгеннән үз куллары белән берәр нәрсә ясаса, бөтен ата-ана да куана, әлбәттә. Савгач урта мәктәбендә технология дәресләрендә агач эшкәртү серләренә төшенәләр. Монда бу дәресләрне Вячеслав Ипеев алып бара. Хезмәт дәресләрендә балаларның аеруча мавыгуы бусагадан килеп керүгә үк күренә. Бер почмакта-агач эшкәртү серләренә төшенә генә башлаган балаларның чималы-үзагач....
Мәктәптә уллары агач кисәгеннән үз куллары белән берәр нәрсә ясаса, бөтен ата-ана да куана, әлбәттә.
Савгач урта мәктәбендә технология дәресләрендә агач эшкәртү серләренә төшенәләр. Монда бу дәресләрне Вячеслав Ипеев алып бара.
Хезмәт дәресләрендә балаларның аеруча мавыгуы бусагадан килеп керүгә үк күренә. Бер почмакта-агач эшкәртү серләренә төшенә генә башлаган балаларның чималы-үзагач. Лабораториядә күпсанлы күргәзмәләрдән калган әйберләр саклана, бу аш бүлмәсе өчен кирәк-яраклар, шкатулкалар, уеп ясалган башка әйберләр бар.
Алтынчы сыйныф малайлары станоклар белән эшләргә өйрәнәләр. Технология кабинеты агач эшкәртү өчен кирәк булган барлык җиһаз белән җиһазланган.
Яшь осталар юкә агачы белән эш итәләр. Ә чимал белән Чабаксар участок урманчылыгы тәэмин итә. Савгач урта мәктәбе укучылары исә урманчылыкка агач утыртканда, аларны тәрбияләргә ярдәм итәләр. Мәктәп урманчылыгы әгъзалары республика урман хуҗалыгы министрлыгының рәсми чараларында катнашып, Аксубай урманчылыгын тәкъдим итәләр. Балалар кулы белән ясалган әйберләр күргәзмәсендә комиссия әгъзалары Савгач малайларының кл эшенә лаеклы бәя биргәннәр. Аларны республика урман хуҗалыгы министры шәхсән үзе кабул иткән.
Вячеслав Ивановичның төрле бәйгеләрдә тәкъдим итү өчен агачтан ясалган әйберләре күп. Бүгенгесе көндә Алабугада үткән "Иҗади гаилә" күргәзмә-бәйгесендә "Бабай янында тегермәндә" дип аталган эш урын алган. Вячеслав Ивановичның балалар белән эшләү тәҗрибәсе зур. Бу мәктәптә ул егерме ике ел эшли. Ул "алтын куллы" оста, балаларны да үз өйләрендә бөтен нәрсәне үзләре башкаруга өйрәтә. Кайбер балалар дәресләрдән соң "Яшь оста" түгәрәгенә йөриләр һәм агачтан берәр нәрсә ясаганда дөньяларын оныталар, диярсең.
-Дәресләрдә без агачтан күп төрле әйберләр ясыйбыз,-дип сөйли Вячеслав Иванович. -Шунысы куанычлы, малайларга бу эш бик тә ошый. Роман Архипов һәм Евгений Гуляков аеруча да кызыклы, катлаулы әйберләр ясый алалар. Җиденче сыйныфтан Максим Гордеев, Никита Сафронов, алтынчы сыйныфтан Константин Илендеев, Данил Андреев дәресләрдә тырышлыкларын, төгәллекләрен күрсәтәләр. Кече сыйныф балаларына да югары өметләр баглыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев