Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Үз көчләре белән яңарталар

Районда кече авылларда яшәүче кешеләр белән очрашулар дәвам итә. Узган атнада район башлыгы Камил Гилманов, аның урынбасары Юныс Хәмидуллин, район хезмәтләре вәкилләре Беловка авыл җирлегенең Сергеевка авылы кешеләре белән очраштылар. Очрашу җылы, ямьле авыл клубында үтте. Район җитәкчесе авыл халкына сүз бирде. -Бездә хәл ителмәгән проблемалар бик күп,- дип башлады...

Районда кече авылларда яшәүче кешеләр белән очрашулар дәвам итә.


Узган атнада район башлыгы Камил Гилманов, аның урынбасары Юныс Хәмидуллин, район хезмәтләре вәкилләре Беловка авыл җирлегенең Сергеевка авылы кешеләре белән очраштылар.


Очрашу җылы, ямьле авыл клубында үтте. Район җитәкчесе авыл халкына сүз бирде.


-Бездә хәл ителмәгән проблемалар бик күп,- дип башлады сүзен Лидия Игнатьева. -Автотрассага кадәр каты түшәмәле юл, суүткәргеч юк, урамнар яктыртылмый, сәүдә оештырылмаган. Авыл яныннан агучы елга бөтенләй саекты. Янгын иминлеге максатларында булса да буа буарга кирәк.


Авыл халкы озак еллар буена хәл ителмәгән проблемаларны күтәрделәр.


-Үз көчебез белән генә аларны хәл итә алмыйбыз,-дип зарландылар алар.


Камил Гилманов очрашуда күтәрелгән һәр мәсьәләне язып алды һәм район тарафыннан аларны хәл итә алу мөмкинлеген анализлады.
Уңай яклардан-автотрассага кадәрге ара зур түгел, медпунктта фельдшер ярты ставкага эшли. Авыл табигать кочагында урнашкан. Монда кышкы чорда да юллар һәрчак ачык. Юлларны Татавтодор һәм тракторы булган авыл кешесе чистарта. Монда һәрнәрсәгә битараф булмаган халык яши. Жыенда авылдан Яр Чаллы шәһәренә күчеп киткән, әмма кайбер мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтергә теләүче кешеләр дә бар иде. Атап әйткәндә, алар авыл зыярәтен төзекләндерүдә ярдәм күрсәтергә әзерләр. Киләсе чорда җирле властьларның ничек ярдәм итә алулары турында ачыктан-ачык сөйләшү булды. Шул исәптән: урамнарны яктыртуны көйләргә, кое бораулау, елганы тирәнәйтү өчен техника бүлеп бирергә, азык-төлек һәм көндәлек товарлар сатуны оештырырга. Сергеевка авылы халкының ялын төрлеләндерү максатларында, район башлыгы мәдәният бүлегенә хәйрия концерты оештырырга боерды, бу хәбәрне җыенда катнашучылар шатланып кабул иттеләр.


-Хәзергесе вакытта республикада төрле программалар эшләп килә,-дип әйтте район башлыгы очрашу азагында. -Үз эшен булдырырга теләүчеләргә дәүләт ярдәм итә. Монда нинди дә булса эш башлап җибәрү, гаилә фермаларын оештыру өчен менә дигән шартлар бар.
Районда шәхси эшмәкәрләр кешеләргә эш биргән очраклар бихисап. Яшьләр авылда калса, яшь гаиләләр барлыкка килә, балалар туа, авыл да перспективалы яши башлый. Ә монда, нигездә, өлкән яшьтәге кешеләр яши, балалар бик аз. Җыенда катнашучылар әйтүенчә, авыл ир-атлары читкә китеп акча эшлиләр. Район җитәкчесе авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтовка, дәүләт программасында катнашу буенча аңлату эше алып барырга боерды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев