Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Юристларга – ярдәм сорап

Җомга көнне Аксубай юристлары гражданнарга бушлай консультация бирделәр. Мондый акцияләрне традицион рәвештә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне кысаларында уздыра. Бу көнне юристларга дүрт аксубайлы мөрәҗәгать итте, аларны, нигездә, җир, васы- ятьнамәне рәсмиләштерү, мираска керү һәм машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү мәсьәләләре кызыксындырды. Әлеге сорауларга...

Җомга көнне Аксубай юристлары гражданнарга бушлай консультация бирделәр.

Мондый акцияләрне традицион рәвештә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне кысаларында уздыра.
Бу көнне юристларга дүрт аксубайлы мөрәҗәгать итте, аларны, нигездә, җир, васы- ятьнамәне рәсмиләштерү, мираска керү һәм машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү мәсьәләләре кызыксындырды. Әлеге сорауларга нотариус Алик Саттаров һәм районның адвокатлар коллегиясе филиалы мөдире Светлана Прончатова аңлатма бирделәр.
-Безгә миграция законының бозылуы турындагы сорау белән яшь кеше мөрәҗәгать итте, - дип сөйли бу көнне шулай ук гражданнарны кабул итүне гамәлгә ашырган район прокуроры урынбасары Лариса Горожанкина. - Кабул ителгән гариза факты буенча прокурор тикшерүе уздырыла. Мондый мөрәҗәгать бер генә булды, чөнки гражданнар прокурорга проблемалары, сораулары белән теләсә нинди көнне мөрәҗәгать итәләр һәм без аларны, тикшерү срокларын бозмыйча, оператив хәл итәргә тырышабыз.
Бушлай юридик ярдәм күрсәтү көннәре кешеләр өчен мөһим, чөнки шәхси юристка мөрәҗәгать итү чыгымнар таләп итә, дип тә өстәде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев