Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Юристлар ярдәм күрсәтә

27 июнь көнне "Россия Ассоциациясе юристлары" Гомумроссия җәмәгать оешмасы гражданнарга чираттагы тапкыр Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм күрсәтүне игълан итә. Бу көнне Татарстанда РФ Президентының Татарстан Республикасындагы Кабул итү бүлмәсендә, "Бердәм Россия" партиясе рәисенең Төбәкара җәмәгать кабул итү бүлмәсендә бушлай юридик ярдәм күрсәтелә, ә районнар халкы һәм аксубайлылар әлеге ярдәмне "Бердәм...

27 июнь көнне "Россия Ассоциациясе юристлары" Гомумроссия җәмәгать оешмасы гражданнарга чираттагы тапкыр Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм күрсәтүне игълан итә.


Бу көнне Татарстанда РФ Президентының Татарстан Республикасындагы Кабул итү бүлмәсендә, "Бердәм Россия" партиясе рәисенең Төбәкара җәмәгать кабул итү бүлмәсендә бушлай юридик ярдәм күрсәтелә, ә районнар халкы һәм аксубайлылар әлеге ярдәмне "Бердәм Россия" партиясенең район бүлегенең җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә ала алачак. Бу көнне консультацияләрне Республика Юстиция министрлыгы, прокуратура, Консультацион суд аппараты, ТР буенча РФ Юстиция министрлыгы Идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре, адвокатлар, нотариуслар, Россия юристлары ассоциациясе әгъзалары алып барачак. Бушлай консультация бирү пунктларының адреслары, телефон номерлары Татарстан Юстиция министрлыгы сайтында "Россия юристлары ассоциациясе" бүлегендә http://minjust.tatarstan.ru/rus/assocjurist.htm. урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев