Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Юлларны тәртиптә тоталар

Якшәмбе көнне "Татавтодор" ААҖның Аксубай филиалы хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Соңгы елларда филиал өчен үзгәрешләр күп булды заманча юл хезмәткәрләре базасы төзелде һәм асфальт заводы файдалануга тапшырылды. Бүген Аксубай юлчылары дүрт районда-Аксубай, Яңа Чишмә, Чирмешән, Нурлатта юл төзү белән мәшгульләр. Тагын гомуми күләме 600 километр булган...

Якшәмбе көнне "Татавтодор" ААҖның Аксубай филиалы хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.


Соңгы елларда филиал өчен үзгәрешләр күп булды заманча юл хезмәткәрләре базасы төзелде һәм асфальт заводы файдалануга тапшырылды. Бүген Аксубай юлчылары дүрт районда-Аксубай, Яңа Чишмә, Чирмешән, Нурлатта юл төзү белән мәшгульләр. Тагын гомуми күләме 600 километр булган Аксубай һәм Чирмешән районы юлларын тәртиптә тоталар. Юлларга хезмәт күрсәтүгә юлда барлыкка килгән чокырларны тигезләп йөрү генә түгел, юл кырыйларын тәртиптә тоту да (шул исәптән җәен үләннәрне чабу, кышын кар чистарту) керә.
Юл хезмәткәрләре т өп эшләрен сезонлы башкаралар. Чираттагы сезон төгәлләнү алдында тора, ә планлаштырылган юл эшләренең төп күләме башкарылган инде. Һөнәри бәйрәмнәрен нинди уңышлар белән каршылаулары турында без филиал директоры Фәнис Сафиннан сораштык.
-Әйтергә кирәк, быелгы сезон юл эшләрен башкару күләме ягыннан караганда, әйбәт булды. Иң мөһиме, ул безнең хезмәткәрләрнең теләсә нинди катлаулы эшләрне җиңәргә сәләтле булуларын күрсәтте. Быел безнең районда Тарханка авылына кадәр җиде километрга якын, Индустриаль поселогына дүрт километр юл төзелде. Чистай-Нурлат автоюлында җиде километр юл ремонтланды. Яңа Ибрай авылыннан Яңа Чишмәгә кадәр ике районны тоташтыручы асфальт юл салынды. Күрше Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнарында юллар төзекләндерелде,-дип сөйләп китте җитәкче. Быелгы сезонда безнең асфальт заводында 82 мең тонна асфальт чыгарылды, шоферлар меңнәрчә тонна йөк-126541 тонна вак таш һәм 239901 тонна ком ташыдылар.
Бу кадәр эш күләме-филиалдагы 185 юл хезмәткәренең тырыш хезмәте. Аларның эш сәгате кешеләр татлы йокыда булган чакта башланып, алар йокларга ятарга җыенганда гына тәмамлана. Ә кышкы бураннарда урамнарны чистартып йөрүче грейдер тавышы төнлә дә тынмый. Иртә яздан караңгы көзгәчә сузылган юл хезмәте сезоны алар өчен туры мәгънәсендә кайнар чор. Җәйге эссегә кушылган кайнар асфальтның температурасы уннарча градусны тәшкил итә. Биредә чыннан да үз эшләренә чын күңелдән бирелгән фидакарь җанлы кешеләр эшли. Бәйрәм көнне аларның һәркайсын билгеләп үтеп, рәхмәт әйтерлек.
Асфальт салу бригадасын мастер Илдар Кәлимуллин җитәкли. Аның кул астында машинист һәм асфальт җәю операторлары-Илдар Мингалимов, Дмитрий Исаншин, Денис Капитонов, катоклаучылар-Зиннур Гафиятуллин, Юрий Овчинников, Валерий Иванов хезмәт куя. Шулай ук юл нигезен салу бригадасы да мактауга лаек. Аны мастер Павел Жарков җитәкли. Аның белән бергә автогрейдерчылар-Валерий Жарков, бульдозер машинисты Леонид Артамонов, катоклаучылар-Салават Гималетдинов, Николай Салейкин эшли. Юллардагы тәртипне Чынгыз Сөләйманов бригадасында хезмәт куючы эшчеләр Фәнис Шәфигуллин, Фәнил Низаев, тракторчылар Геннадий Крайнов һәм Фәним Низаев карап тора. Эльдус Мөхәммәтов бригадасының иң уңган егетләре- Марсель Фәхриев, Иван Лизунов, Әхтәм Канәфин, Михаил Кислов ясалма корылмалар төзү белән шөгыльләнәләр. Юлларны төзү һәм ремонтлау эшләрен башкаручы эшчеләрне шоферлар инерт материаллар һәм асфальт -бетон кушылмасы белән тәэмин итәләр,-дип мактап сөйли Фәнис Фәсхетдинович. Шоферлар Семен һәм Евгений Гордеев, Геннадий Харитонов, Александр Горячкин, Анатолий Емельянов берсүзсез көненә 600-800 километр юл үтәләр.
Юл хезмәткәрләре коллективы бик тату. Биредә эшләүче һәр эшче турында да бары тик мактау сүзләре генә әйтеп була. Эш шартларының авыр булуына карамастан, биредә хәтта эшче династияләр дә барлыкка килде, әтиле-уллы Жарковлар һәм Гордеевлар, абыйлы-энеле Низаевлар тырышып хезмәт куялар.
-Безнең хезмәт һәрчак кеше күз алдында,- дип әңгәмәне йомгаклады Фәнис Фәсхетдинович, -Шуңа без аны намуслы башкару өчен бар көчебезне куячакбыз. Юллар безнең горурлыгыбыз булып тора, Һөнәри бәйрәмебез алдыннан коллектив эшчеләрен һәм хөрмәтле ветераннарыбызны бәйрәм белән котлап, эшләрендә уңышлар, гаилә иминлеге телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев