Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Юлбашчыны искә алып

Аксубайлылар Ленинның туган көнен аның истәлегенә куелган һәйкәл янында тантаналы митинг белән билгеләп үттеләр. Һәйкәл янына өч мәктәп укучылары җыелды, "Буратино" балалар бакчасына йөрүче балалар, китапханә, туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре, мәктәптән тыш эшләр үзәге, Мәдәният йорты, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, ЗАГС, иҗтимагый оешма вәкилләре килде. Яшьләр палатасы вәкиләре...

Аксубайлылар Ленинның туган көнен аның истәлегенә куелган һәйкәл янында тантаналы митинг белән билгеләп үттеләр.



Һәйкәл янына өч мәктәп укучылары җыелды, "Буратино" балалар бакчасына йөрүче балалар, китапханә, туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре, мәктәптән тыш эшләр үзәге, Мәдәният йорты, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, ЗАГС, иҗтимагый оешма вәкилләре килде.


Яшьләр палатасы вәкиләре георгий тасмалары таратты.


Митинг һәйкәл итәгенә венок куюдан башланды.


Ветераннар советы рәисе урынбасары Евгений Копонев, Мюд авыл җирлеге ветераннары советы рәисе Леонид Лимонов һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнур Идиятова дөнья пролетариаты юлбашчысы адресына рәхмәт сүзләре әйттеләр.


Өченче мәктәп укучылары бөек Ленинга багышлап шигырьләр укыдылар. Чара Ленин турындагы җырлар белән төгәлләнде. Мондый җырларны өлкән буын кешеләре генә түгел, балалар да яхшы белә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев