Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Юл статистикасы

Февраль аенда Аксубай районы юлларында 347 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. 158 шофер тизлек режимын арттырган, 37 се - иминлек каешын эләктермәгән, 9 ы - теркәлмәгән транспорт чарасы белән идарә иткән, 8 машина йөртүче теркәү билгесе укылмаган автомобиль руле артына утырган, 5 се - караңгылату кагыйдәсен бозган, 7 се...

Февраль аенда Аксубай районы юлларында 347 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.

158 шофер тизлек режимын арттырган, 37 се - иминлек каешын эләктермәгән, 9 ы - теркәлмәгән транспорт чарасы белән идарә иткән, 8 машина йөртүче теркәү билгесе укылмаган автомобиль руле артына утырган, 5 се - караңгылату кагыйдәсен бозган, 7 се - исерек килеш идарә иткән, 23 е - административ штрафны түләмәгән, 6 сы - таныклыктан мәхрүм ителгән килеш руль артына утырган, 11 е техник яктан төзек булмаган машина йөрткән. Кагыйдә бозучылар арасында 13 җәяүле дә бар.
Әлеге кагыйдә бозу очракларын ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм полициянең участок уполномоченныйлары ачыклыйлар, соңгылары исә февраль аенда 21 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагына тап булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев