Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә машина янган

ЮХИДИ хезмәткәрләре май бәйрәмнәрендә исерек килеш автомобиль белән идарә иткән биш шоферны тоткарлаган. Аларның өчесенә 12 дән 15 тәүлеккә кадәр кулга алу җәзасы билгеләнгән. Алар машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш, кабат исерек халәттә руль артына утырганнар. Ә ике машина йөртүчегә карата ЮХИДИ хезмәткәрләре штрафны вакытында түләмәгән өчен административ беркетмә...

ЮХИДИ хезмәткәрләре май бәйрәмнәрендә исерек килеш автомобиль белән идарә иткән биш шоферны тоткарлаган.



Аларның өчесенә 12 дән 15 тәүлеккә кадәр кулга алу җәзасы билгеләнгән. Алар машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш, кабат исерек халәттә руль артына утырганнар. Ә ике машина йөртүчегә карата ЮХИДИ хезмәткәрләре штрафны вакытында түләмәгән өчен административ беркетмә төзегәннәр.


Әйтергә кирәк, кайбер транспорт чарасы хуҗалары өчен руль артына утыру тагын да аянычлырак нәтиҗәләргә китергән.


2 май көнне Аксубай-Иске Кыязлы автомобиль юлында Лада машинасы юл һәлакәте китереп чыгара, нәтиҗәдә машинага ут каба, бәхеткә шофер зыян күрми.


Аның каравы машинага һәм акча букчасына зыян килә - хуҗага утыз мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Исерек машина йөртүче гаебе белән тагын бер юл фаҗигасы килеп чыга, Лада машинасы штраф стоянкага куелган, ә хуҗасына 15 тәүлеккә кулга алу җәзасы билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев