Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Юл булса, тормыш гөрләп барачак

Районда авыл җирлеге башлыклары узган ел эшчәнлеге өчен хисап тота башладылар. Беренче утырышлар Иске Ильдеряк һәм Иске Кармәт авыл җирлекләрендә үтте. Валерий Альметкин төзекләндерүне яхшырту буенча кызыклы карар уйлап тапкан. Һәр торак пунктта территориаль иҗтимагый үзидарә итү рәисләре, гади генә әйтсәк, старосталар сайлап куйганнар. Алар тәртип урнаштыруда, шимбә өмәләре оештыруда...

Районда авыл җирлеге башлыклары узган ел эшчәнлеге өчен хисап тота башладылар.


Беренче утырышлар Иске Ильдеряк һәм Иске Кармәт авыл җирлекләрендә үтте. Валерий Альметкин төзекләндерүне яхшырту буенча кызыклы карар уйлап тапкан. Һәр торак пунктта территориаль иҗтимагый үзидарә итү рәисләре, гади генә әйтсәк, старосталар сайлап куйганнар. Алар тәртип урнаштыруда, шимбә өмәләре оештыруда ярдәм итәләр, трактор урамнарны кардан чистарта, ә язын-көзен юлларны тигезли алсын өчен, һәр өйдән ягулыкка акча җыялар.


- Безнең җирлек районда иң эре территорияләрнең берсе.Транспортлары булган авыл кешеләре безгә бик тә ярдәм итәләр, тик шулай да, җирлек администрациясенең үз транспорты булмау күп кенә мәсьәләләрне хәл итүне тоткарлый, - дип мөрәҗәгать итте Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы район Советы рәисенә трактор сатып алуда ярдәм сорап.
Моңа Камил Камалович, берничә торак пункт куллансын өчен трактор сатып алу турындагы мәсьәлә хәл итү стадиясендә, дип җавап бирде.


- Моңа кадәр без ел саен юл төзүне сорап мөрәҗәгать иткән булсак, бүген исә озак көтелгән бүләкне алуыбыз өчен җитәкчелеккә һәм депутатыбыз Фәнис Сафинга рәхмәт әйтәбез, -дип дәвам итте Валерий Кимович. Аның бу сүзләрен залдагы халык алкышларга күмде.


- Фәнис Фәсхетдинович - авылларыбызны төзекләндерүгә зур өлеш керткән беренче депутат, -дип күтәреп алды Валерий Кимовичның сүзләрен Михаил Пикмуллин.


- Без моны туксан ел көттек, - дип әйтте Тарханкада яшәүче Людмила Морозова, - юл булгач, шәһәрдән авылга бер гаилә күченеп кайтты инде.


Авыл җирлегендә урамнарны яктырту буенча да зур эш эшләнгән. Чуаш Енорускиносында ут баганаларын алмаштырасы гына калган.
- Яраксыз баганаларны алмаштыру 2014 ел планына кертелде, - дип ышандырды искеильдеряклыларны электр челтәрләре начальнигы Марат Сруртдинов.


Киләчәктә искеильдеряклыларга мәктәпне капиталь ремонтлау һәм балалар бакчасын урнаштыру өчен бина табу турындагы мәсьәләләрне хәл итәсе генә кала. Чөнки иске бина узган йөзьеллыкның илленче елларында ук төзелгән. Авыл халкы яңа мәдәният йорты турында да хыяллана.


Дүшәмбе көнне район җитәкчелеге Иске Кармәт авылы халкы белән очрашты.


Ел дәверендә аларның авыл җирлеге, җирле хуҗалык, район һәм төрле хезмәтләр җитәкчеләренә бихисап сораулары җыелган. Ел буена алып барылган эшләр турында авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мөсабиков, мәктәп директоры Альмина Шиһапова, участок инспекторы Илсур Сафин, ФАП мөдире Александр Мишин сөйләде. Узган елда башкарылган эшләр күп булса да, хәл ителмәгән проблемалар әлегә кала бирә, аларның кайберләрен авыл җирлеге башлыгы үзе үк күтәрде. Мәсәлән, суүткәргеч линиясен һәм насосларны ремонтларга кирәк. Үз көчләре белән Чапаев урамында юлга вак таш салганнар, "Садук" чишмәсендә коймалар һәм баганаларны алмаштырганнар, беседканың түбәсен ремонтлаганнар. Урамнарны яктырту, юллар төзү эшләре быел да дәвам итәчәк.
Авыл халкын пай җирләре белән бәйле килеп туган аңлашылмаучанлык борчый. Район башлыгы җир хезмәте вәкилләренә бу мәсьәләне тиз арада хәл итәргә боерды.


Очрашу азагында район башлыгы Камил Гилманов чыгыш ясады. Ул кешеләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсенә аерым игътибар бирүне сорады. - Юллар, күперләр бар, клуб, мәктәп, балалар бакчасы эшли. Мин исә эшкә урнашуга килгәндә дәүләт программасыннан файдаланырга тәкъдим итәр идем. Агач эшкәртү, металл әйберләре җитештерү буенча үз эшеңне ачарга мөмкин. Ә хакимият, үз чиратында, ярдәм итәчәк. Шул исәптән, юридик ярдәм дә күрсәтәчәк, - дип тәмамлады чыгышын район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев