Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Югалтуларсыз җыеп алырга

Бүгенге көндә "Актай" ОООда 80 проценттан күбрәк мәйданда сабан бодае суктырылган. -Барысы да- комбайнчылар да, шоферлар да игеннәрне югалтуларсыз һәм сыйфатлы җыеп алу өчен тырышып хезмәт куялар,- дип сөйли авыл хуҗалыгы предприятиесе управляющие Михаил Градусов.- Бездә механизаторлар коллективы зур түгел, шулай да алар бердәм һәм барысы да тырышып эшлиләр. Иген...

Бүгенге көндә "Актай" ОООда 80 проценттан күбрәк мәйданда сабан бодае суктырылган.


-Барысы да- комбайнчылар да, шоферлар да игеннәрне югалтуларсыз һәм сыйфатлы җыеп алу өчен тырышып хезмәт куялар,- дип сөйли авыл хуҗалыгы предприятиесе управляющие Михаил Градусов.- Бездә механизаторлар коллективы зур түгел, шулай да алар бердәм һәм барысы да тырышып эшлиләр.
Иген басуында өч комбайн-ике "ДОН" һәм "Елисей" комбайннары эшли, аларга Виталий Шакмаков, Сергей Ермишкин һәм Владимир Степанов идарә итә. КамАЗ шоферлары Виталий Золин һәм Павел Иванов комбайннардан ашлыкны ындыр табагына ташыйлар. Үз эшләренең осталары Андрей Горбатов, Михаил Егоров һәм Владимир Уфандеев игеннәрне чаптыру белән мәшгуль. Һава торышының яхшы булуы, игеннәрнең теземнәрдә кибүенә мөмкинлек бирә.
Сатуга китәчәк һәм шулай ук саклауга салыначак бөртекнең сыйфаты күп очракта ындыр табагында ашлыкны ни дәрәҗәдә намуслы булып сортларга аеру һәм эшкәртүгә бәйле. Авыл хуҗалыгы предприятиесендә әлеге җаваплы эшне Татьяна Убейкинага, Лилия Стариновага һәм Зоя Чадаевага беренче ел гына ышандырып тапшырмыйлар, хуҗалыкның ындыр табагы мөдире Фаина Чернышева аларга үзенә ышанган кебек ышана. Машинистлар Александр Мясников, Виталий Цветков һәм Николай Матросов та беренче ел гына авыл хуҗалыгы җиһазларының өзлексез эшләвен тәэмин итмиләр.
-Шуны билгеләп үтәргә кирәк, урып-җыю кампаниясе барышы күбесенчә теләсә нинди хәлне алдан күрә һәм кисәтә белгән баш инженер Михаил Ефимовка бәйле. Ул һәрвакыт кырда, һәрвакыт эштә, кешеләр арасында, -дип сөйли Михаил Иванович.-Шулай ук быелгы уракта безнең белән бергә эшләүче һөнәри лицей белгечләренә дә рәхмәтебез зур.
Бу көнне безгә кайда, нинди генә участокта булырга туры килсә дә, бөтен җирдә-иген басуында да, ындыр табагында да эш кайный иде. Бу аңлашыла да, чөнки урак игенче хезмәтен берләштерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев