Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Юбилейны – гаиләсе белән

Бөек Ватан сугышы ветераны Алимҗан Исхаковка туксан яшь тулды. Ул юбилейлы туган көнен зур дулкынлану белән көтте һәм рәсми вәкилләр килгәч, алар белән шатланып аралашты. Район башлыгы Юныс Хәмидуллин ветеранны юбилее белән кайнар тәбрикләп, РФ Президенты Путинның котлау хатын укыды, чәчәк бәйләме, район хакимияте исеменнән бүләкләр тапшырды. Социаль яклау бүлеге...

Бөек Ватан сугышы ветераны Алимҗан Исхаковка туксан яшь тулды.



Ул юбилейлы туган көнен зур дулкынлану белән көтте һәм рәсми вәкилләр килгәч, алар белән шатланып аралашты.


Район башлыгы Юныс Хәмидуллин ветеранны юбилее белән кайнар тәбрикләп, РФ Президенты Путинның котлау хатын укыды, чәчәк бәйләме, район хакимияте исеменнән бүләкләр тапшырды. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин да элеккеге фронтовикка күңел түреннән чыккан иң җылы сүзләрне җиткерде. Улы Җәүдәт белән килене Рәсимә, оныклары әтиләре, бабалары өчен зур бәйрәм әзерләгәннәр - мул табында нинди генә ризык юк иде. Исхаковлар тумышлары белән Карасу авылыннан. Хатыны белән ике ул һәм ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Сиксәненче елларда Аксубайга күчеп килгәннәр. Ә ун ел элек Алимҗан Әхмәтҗан улы ялгызы кала, хәзерге вакытта кече улы гаиләсендә игътибар һәм кайгырту тоеп, кадер-хөрмәттә яши. Оныклары аның күз алдында буй җитеп, таралышалар, бабалары аларны сагынып, кайтканнарын көтеп тора.


Туксан яшьлек ветеран унсигез яшьлек чагын, сугыш вакытын бүген дә яхшы хәтерли. Иң дулкынландыргыч мизгелләрне хәтерендә яңартканда, фронтовикның күзләренә яшь тула. Фашист илбасарларына каршы көрәшкәндә алган контузия һәм яралар бүген дә үзләрен сиздереп торалар. Сталинград өчен барган сугышлар аерым истә калган. 1943 елның гыйнвареннан ул дүртенче разведка батальонында укчылар полкында көрәшә. Гитлерчыларны җиңгәннән соң, Алимҗан Әхмәтҗан улы япон агрессорларына каршы сугышта катнаша.

Аның күкрәген күпсанлы орден-медальләр бизи. Ветеранның әле дә булса ныклы рухлы, көр күңелле булуына балалары, оныклары шатланып туя алмыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев