Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Йортлар үзгәрә

Соңгы елларда район үзәгендә торак йортларны ремонтлау кызу темплар белән бара. Җитмешенче-сиксәненче елларда төзелгән ике дистә йорт капиталь ремонтланган инде. Алар үзләренең тышкы күренешләре белән үзләренә җәлеп итеп тора, анда яшәүчеләр көнкүреш шартларының яхшыруына шатланып туя алмыйлар. Ленин урамындагы 12 нче йорт, үзәктә, редакция каршында диярлек урнашкан. Бер типтагы соры,...

Соңгы елларда район үзәгендә торак йортларны ремонтлау кызу темплар белән бара.


Җитмешенче-сиксәненче елларда төзелгән ике дистә йорт капиталь ремонтланган инде. Алар үзләренең тышкы күренешләре белән үзләренә җәлеп итеп тора, анда яшәүчеләр көнкүреш шартларының яхшыруына шатланып туя алмыйлар.
Ленин урамындагы 12 нче йорт, үзәктә, редакция каршында диярлек урнашкан. Бер типтагы соры, өч катлы кирпеч йорт янәшәсендәге үткән ел ремонтланган йорт фонында төссез күренә иде.
Яз башыннан әлеге объектны ремонтлау белән УРСЖ эшчеләр бригадасы шөгыльләнә башлады. Район башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура буенча урынбасары Илдар Ислямов аңлатып үткәнчә, эш график нигезендә алып барыла. Бүгенге көндә түбәне алмаштыру төгәлләнеп килә. Аннан соң эшчеләр бина фасадын (стеналарны җылытып) сайдинг белән тышлауга керешәчәкләр. Йортны яңарту дүрт миллион сумнан артыкка төшәчәк.
Билгеле булганча, торак бинаны капиталь ремонтлау дүрт чыганак -ТРКХ ны реформалаштыру фондыннан, ТР бюджеты һәм муниципаль район бюджетыннан бүлеп бирелгән финанслардан һәм торак хуҗалары средствосы хисабына гамәлгә ашырыла. Алар ремонт эшләре барышында күчә, ә югарыда телгә алынган чыганаклардан финанслар капремонт сметасына салынган иде инде.
Йортның тышкы күренеше күз алдында үзгәрә. Түбәне алмаштыру-йортны ремонтлау процессында иң җаваплы моментларның берсе. Язын һава торышы тотрыксыз-әле кар, әле яңгыр ява. Явым-төшем аркасында уңайсызлыклар килеп чыкмасын, фатир түбәләре юешләнмәсен өчен, эшне иртә таңнан башлап, караңгы төшкәнчегә кадәр дәвам иттәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Йортларга капитал ремонт