Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Йогышлы авыруларга каршы

21-27 нче апрель көннәрендә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы буенча Европа илләрендә оештырыла торган йогышлы авыруларга каршы көрәш атналыгы үткәрелә. Вакцино-профилактика чаралары үткәрелү бәрабәренә кешеләрнең гомерләре озайды. Планда каралган коклюш, полиомиелит, столбняк, дифтерия, кызамык һәм йогышлы паротитка каршы вакцина ясау ел саен миллионлаган кешенең сәламәтлеген ныгыта һәм гомерен саклап кала,...

21-27 нче апрель көннәрендә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы буенча Европа илләрендә оештырыла торган йогышлы авыруларга каршы көрәш атналыгы үткәрелә.


Вакцино-профилактика чаралары үткәрелү бәрабәренә кешеләрнең гомерләре озайды. Планда каралган коклюш, полиомиелит, столбняк, дифтерия, кызамык һәм йогышлы паротитка каршы вакцина ясау ел саен миллионлаган кешенең сәламәтлеген ныгыта һәм гомерен саклап кала, дип хәбәр итә район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов. Атналык кысаларында, халык арасында иммунопрофилактикалау мәсьәләләре буенча мәгълүматлаштыру дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән чаралар үткәреләчәк.

Табиблар таныштыру лекцияләре үткәрәләр, профилактик прививкалардан баш тартучылар санын киметергә тырышалар, әлеге чарадан баш тартучы кешеләр арасында агарту эшләре алып барыла. "Бүгенгесе көндә бу чара йогышлы авыруларга каршы көрәшүнең иң нәтиҗәле алымы булып тора",-дип ассызыклады Рөстәм Шәрәфетдинов прививкалардан баш тартучы кешеләргә мөрәҗәгать итеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев